“Нократ дулкыннары” нда кунакта "Бәрмәнчек" солисты.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Күп тавышка куелган керәшен җырлары, дәртле биюләре белән күңелләрне кузгатучы "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Александр Игнатьев Мамадыш тамашачысы белән якыннан танышырга ниятли. 17 нче март көнне, “Нократ дулкыннары” радиостудиясендә кунактаАлександр Игнатьев.

15.10 сәгатьтә эфирга чыгачак “Йолдызлы сәгать” тапшыруын тыңларга онытмагыз. Тапшыру героена сорауларыгызны алдан, яисә тапшыру барышында 3-17-65 телефон номеры буенча җиткерә аласыз. Иң кызыклы сорау ияләрен Александр Игнатьевтан бүләкләр көтә. Тыңламый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International