Сөтчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен игътибарны малларның рационына юнәлтү кирәк.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Чит илләрнең Россиягә каршы игълан ителгән икътисадый санкцияләре, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгына да сизелерлек зыян китерде. Әмма файдалы ягы да юк түгел: кулланучылар базарында үз җитештерүчеләребезгә урын киңәйде, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә бәяләре артты. Шуннан файдаланып, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен күбрәк җитештерергә кирәк – акча саный белгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре шуңа омтыла да. Районыбызда көнгә якынча 148 тонна сөт савыла, республика буенча сөт җитештерү буенча Әтнәдән кала икенче урында барабыз. “АПК Продкорпорация”җәмгыяте,”Трудовик” агрофирмасы,” Усәли сельхозхимиясе”, мисалга, һәр сыердан тәүлегенә 15 килограммга якын сөт сауса, 8-10 килограмм савым белән канәгатьләнгән агрофирмалар да бар. Бу очракта, һич икеләнми “АПК Азык-төлек программасы” җәмгыяте эшчәнлеген үрнәк итеп ала алабыз. "Авылым таңнары" тапшыруы кысаларында ““АПК Азык-төлек программасы” җәмгыятенең уңыш серен ачыкларга тырыштык. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International