Дуслыкка, татулыкка, туганлыкка ни җитә? Күпләгән туганнары, кардәшләре булганнардан да бәхетлерәк кеше юк, минемчә. Бер тамырдан үсеп чыккан гөлләргә тиң бит ул туганнар. Минем дә һәрвакыт ярдәмгә килергә тырышучы, тормышыбызны бизәүче туганнарым бар. Аларның берсе–олы апам Мөнәздәһә. Аның яныннан кеше өзелми, кайсы киңәш сорап, кайсы йомыш белән керә. Ярдәм сорап килгәннәрне кире борып җибәрми. Күршеләренең дә киңәш-табышчысы, сер капчыгы ул, аның янына керсәң, рәхәт булып китә. Апабыз кояш кебек җылы карашы белән елмаеп каршы ала, үзе күгәрчендәй гөрләп, тәмле ризыклары белән чәй табыны әзерләгәндә, үзеңнең һәм гаиләңдәге һәр кешенең хәлен сораштырырга өлгерә.