Электән үк Мамадышыбызда халыкны иң борчый борчый торган нәрсә – урамнарның торышы. Аларны асфальтлау, вак таш түшәү, тротуарлар салу буенча ел саен байтак эшләр башкарыла. Узган ел да “Татавтодор“ филиалы көче белән егермегә якын урам һәм тыкрык асфальтланган иде. Быелгы планга Дачалар, Давыдов урамнары, автовокзал янын асфальтлау, барысы 20 миллион сумлык эшләр кертелгән. Шәһәребез һәм районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка бирелгән сораулар арасында да урамнарны асфальтлауга кагылышлылары – күпчелек иде: “Октябрьнең 18 еллыгы, Җиңүнең 50 еллыгы... урамнары кайчан асфальтланыр?“ Анатолий Петрович – республика районнары җитәкчеләре арасыннан халык өчен иң ачык булган, даими контактта яшәүче, райондашлары фикерен гел өйрәнеп эшләүче башлыкларның берсе. Халык белән очрашулар вакытында яңгыраган һәр үтенеч теркәп барыла һәм үтәлеше контрольгә алына. Бу җыенда да узган җәйдә яңгыраган гозерләрнең үтәлешләре аерым күтәрелде һәм әле үтәлеп җитмәгәннәренең башкарылу сроклары халыкка җиткерелде.
“Ник Мамадышта пенсионерларга бию түгәрәге юк? Шәхси җылылык системалары урнаштырылган йортларның ишекләрен җылытырга кирәк иде. Юлчылар бистәсендә ФАП ачып булмасмы?..“
Һәр сорауга җентекләп җавап бирелде. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрне капиталь ремонт үткәргәндә өстәмә эш төрләре кертү, әле планга кертелмәгән өйләрне тышлау, подъездлары ишекләрен җылыту мәсьәләләре кызыксындырды. “Һәр ел саен, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, подъедларны ремонтлыйбыз. Балалар мәйданчыклары куябыз. Йортлар янын төзекләндерәбез. Киләчәктә дә бу эшләр дәвам итәчәк. Булганнарын сакларга, җимерүгә юл куймаска иде,“–диде Анатолий Иванов. Халыкны кибетләрдәге бәяләр дә кызыксындырды. “Атна саен мониторинг үткәреп, бәяләрне җиткереп барачакбыз. Кайсы кибеттә нинди бәя булуы кулыгызда булгач, кыйммәтлеләренә йөрмәгез. Халык булмаса, алар да төшерерләр,“–диде ул.
Районыбыз җитәкчесе җавапларында Мамадышта оештырылачак сәнәгать паркын, аның эш урыннары булдыруга этәргеч бирәчәген дә читләтеп узмады. Иҗтимагый Совет әгъзасы Рудольф Нуриев Пузанка тавындагы һәйкәлләрне ремонтларга, наратлар арасын чистартып, тәртипкә китереп бетерергә кирәклеген күтәрде. Шәһәребез базарында да бик тыгын, янгын куркынычы зур булуын искәртеп узды. 2015нче ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел шәһәребездә дә Чапаев урамында – “Пожарка“ тавы астында ял урыны (сквер) ясала. Анда тротуарлар ясалачак, скамейкалар, декоратив яктырткычлар урнаштырылачак, газон үләне чәчелеп, агачлар һәм куаклар утыртылачак. “Җиңү“ паркында да яңарышлар көтелә. Нократ Яр буенда–Галактионов урамы каршындагы мәйданчыкта Балалар паркы ясау күз алдында тотыла. Спирт заводы артында “Гаилә паркы“ ясау программасы берничә елга исәпләнгән. Андагы агачлар һәм куаклар узган ел ук киселә башлады инде. Күлләре саклап калыначак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов ипподром-стадион янындагы Спорт паркында башкарылачак эшләр турында да сөйләде.
Ике сәгать ярымга сузылган җыен бик җылы узды. Аның бер сәгате халыкның сорауларына җавап бирүгә багышланды.
Темага
Шәһәребездә барысы 176 урам һәм тыкрык исәпләнә. Аларның:
44е, 25 проценты – асфальтланган,
34енә, 19,3 процентына – вак таш түшәлгән,
таш түшәлгән 53 урамга, 30 процентына ремонт кирәк,
45 урамга, 25,7 процентына бер нәрсә дә салынмаган әле.
Темага
4нче март көнне Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Парклар һәм скверлар елына старт бирде.