Узган ялларда Түбән Ушма авылында хоккей төреннән дә бәйгеләр узды. Авыл яшьләре һәм мәктәп командалары күчмә Кубок өчен көрәштеләр. Очрашуның беренче өлеше укучылар өстенлеге белән башланды. Әмма азакка таба уен дилбегәсе авыл яшьләре кулына күчә. Алар көндәшләрен бер алка аермасы белән җиңүгә ирештеләр. Исәп: 8-7. Шул рәвешле, Кубокка авыл яшьләре командасы ия булды. Соңыннан иң яхшы уенчыларны да атадылар. Бу исемгә “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә эшләүче Илдар Насыйбуллин белән Түбән Ушма урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Данияр Гарипов лаек булды.