Шимбә иртәсендә һава температурасының шактый түбән торуы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештырырга киртә тудырмады. Бу юлысы район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга үзләрендә җитештерелгән продукцияләр белән Красная Горка икътисадый зонасына кергән җирлекләрнең, хуҗалык-предприятиеләрнең хезмәтчәннәре чыккан иде. Чарадан фермерлар да читтә калмый. Мамадышлылар бу ярминкәдә ит продукциясенең артуына игътибар итте. Аның ярминкәдә бер килограммы бәясе 270 сумга кадәр менгән иде. Сорау сөт продукциясенә дә зур иде. Сәүдә рәтләрендә салкын көннәр өчен актуаль булган йон носкилар һәм бияләйләр, Кукмара итекләре дә бар иде. Мәйданда йөреп туңучыларны бераз җылыну өчен җыр-биюгә кушылырга чакырдылар.