Терлекләрнең баш санын арттыру, фермерлык юнәлешен тагын да киңрәк җәелдерү.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Терлекләрнең баш санын арттыру, фермерлык юнәлешен тагын да киңрәк җәелдерү. Район башлыгы Анатолий Иванов мондый бурычны Шәдче төбәге халкы алдына куйды.

Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия Шәдче авыл җирлегендә булып, барлык өлкәгә караучы оешмаларның, шәхси хуҗалыкларның яшәеше һәм эшчәнлеге белән танышты. Иң элек Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты Анатолий Иванов. Бу төбәктә алар икәү- Мирхаят Габдрахманов һәм Василий Егоров. Ветераннар 90 яшь чигенә җитеп киләләр. Район башлыгы аларга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Алга таба фермерлык хуҗалыклары белән таныштылар. Анатолий Иванов искәртүенчә, авылларның киләчәге нәкъ менә шушы шәхесләр кулында. Әлеге юнәлешне үстереп кенә салаларны саклап калып булачак. Нык хуҗалыкларның беренчесе Имамиевлар гаиләсе иде. “Барысына да үз көчебез белән ирештек“,- дип сөйләде Зәбир әфәнде.

Наил Сәмигуллин да тырыш гаиләләрнең берсе. 4 уллары үсеп килә. Хуҗалыкта савым сыерлары да, корт гаиләләре дә, агач эшкәртү пилорамасы да бар. Киләчәктә терлекләрнең баш санын тагын да арттырачакмын,- диде ул.

Фермер Павел Китаев сөт сатып кына да ярты миллион сумлык табыш алган. Бүгенге көндә 7 баш мөгезле эре терлек, 40 артык дуңгыз, кош-кортлары бар. Шәһәр үзәгендә узучы бер генә ярминкәне дә калдырмый ул.

Ямаш авылында яшәүче Рафыйк Сәмигуллин да төбәктәге тырыш ир–атларның берсе. Соңгы елларда ныклап фермерлык белән шөгыльләнә. Әле күпләп мал тотудан тыш, үзен янә бер өлкәдә сынап карарга булган. Брусчатка ясый ул. 

4000 гектардан артык мәйданны биләүче авыл җирлеге барлыгы 7 торак пунктны берләштерә. Бу– Шәдче, Вахит, Юкәче, Ямаш, Ташлыяр, Шәдче башы һәм Тәкәрлек авыллары. Аларда 400 гә якын хуҗалык исәпләнә.

Район комиссиясе бу көнне җирлектәге картлар һәм инвалидлар өчен эшләүче махсус йортта да булды. Бинада 64 пенсионер яши. 

Социаль өлкәгә караучы барлык учрежденияләрнең эшчәнлеге белән танышканнан соң, район башлыгы урта мәктәп коллективы белән очрашты, бераз соңрак уку йортының ашханәсендә эшмәкәрләр, фермерлар белән сөйләштеләр.

Гомумән, авыл җирлегендә 2014нче ел дәвамында башкарылган эшләр һәм быелга планнар хакында Шәдче мәдәният йортында сүз булды. Биредә авыл халкы катнашында җирлекнең киңәйтелгән утырышы үтте.

Авыл җирлегенең эшчәнлегенә бәяне Анатолий Иванов бирде. Чыгышы вакытында район башлыгы төбәк халкын тагын да тәвәккәлрәк булырга чакырды. Шәхси тармакта терлекләрнең баш санын арттыру, демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртү зарурлыгын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International