Һөнәри белем бирү коллективлары бозда очрашты. Мамадышта әлеге категория уку йортлары арасында узучы спартакиаданың хоккей төреннән зона ярышларын үткәрделәр. Мамадыш данын хоккей ярышында 87нче ҺК командасы яклады. Алардан тыш, зона бәйгесенә Буа, Баулы, Минзәлә һәм Апас районнары командалары килгән иде. Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында республикакүләм спартакиада икенче мәртәбә уздырыла. Аның беренче этабы зоналарга бүленеп оештырылды. Аларда җиңүчеләр бәйгенең алдагы этабына үтә. Моның өчен 5 команда арасында ике көн дәвамында кискен көрәш барды.
Якташларыбызның әлеге спартакиадага җитди әзерлек алып барулары күз алдында. Кунакларны шактый киеренкелектә тотты алар. Барлык очрашулар да безнекеләр файдасына зур исәп белән төгәлләнде. Мәсәлән, Мамадыш-Буа уены 9-2, Мамадыш-Апас очрашуы 9-3 исәбенә тәмамланды.
87нче ҺК шәкертләре Баулыдан килгән коллегаларын 12-0, Минзәлә спортчыларын 14-3 исәбе белән тар-мар иттеләр. Әлеге җиңүләр мамадышлыларга республика спартакиадасының алдагы этабына юл ачты.