Түбән Ушма авылы чираттагы республикакүләм бәйгене кабул итте. Бу юлысы әлеге төбәккә җәядән ук ату буенча осталар җыела. Спортчылар арасында Татарстанның күрше өлкәләреннән дә килүчеләр бар иде.
Ике көн дәвамында Түбән Ушма авылындагы “Дружба“ спорт комплексында иң яхшы мәргәнне ачыкладылар. Җәядән ук атучылар ярышына Татарстанның Казан, Алабуга, Чирмешән, Балык Бистәсе, Югары Ослан спортчыларыннан тыш, күрше Марий-Эл республикасыннан, Ульяновск, Тольятти, Самара өлкәләреннән дә килгәннәр иде. Бәйгене сәламләү сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова ачып җибәрде. Республика ачык чемпионатында катнашучыларга уңышлар теләде ул. Татарстанның җәядән ук ату федерациясе рәисе Эмиль Миңлебаев әйтүенчә, әлеге төр акрынлап кына популярлаша бара.
“Бүгенге көндә сигез район һәм шәһәрдә җәядән ук ату белән шөгыльләнәләр. Казанда гына да 700дән артык бала секцияләргә йөри. Ачык чемпионат һәм беренчелекне сезнең районда үткәрүебез тикмәгә генә түгел. Чөнки без Мамадыш районында спортның югары дәрәҗәдә булуы турында яхшы хәбәрдарлар. Максатыбыз – җәядән ук атуны пропагандалау һәм рекламалау да. Шәт, сезнең төбәктә дә бу төр үсеш алыр дип ышанабыз”,- диде Эмиль Миңлебаев.
Республикада җәядән ук ату буенча ярышлар уздырыла башлаганга 5 ел тулган. Быелгы ачык чемпионатта һәм беренчелектә 1997-1999, 2000-2002нче елларда туган кызлар һәм малайлар, шулай ук ир-атлар белән хатын-кызлар, барлыгы 88 кеше катнашты.
Безнең районда бәйгеләр оештырганда кирәкле мишеньнәр өчен 15 щит алынган. Федерация җитәкчесе сүзләренә караганда, башлап җибәрү һәм өйрәнү өчен кирәк булган бер комплектның бәясе 15 мең сум тора икән. Спорт залларының озынлыгы 18 метрдан ким булырга тиеш түгел. Бу яктан бездә андый спорт корылмалары җитәрлек. Иң мөһиме – әлеге төр барлык яшьтәгеләр өчен дә үтемле. Татарстанның җәядән ук атучылары Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә уңышлы гына чыгыш ясыйлар.