Район башлыгы Анатолий Иванов эш сәфәре белән Көек Ерыкса төбәгендә булып кайтты.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов эш сәфәре белән Көек Ерыкса төбәгендә булып кайтты. Әлеге авыл җирлегенә 10 торак пункт керә. Территориясендә 3 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 8 мәдәният учреждениесе, 4 ФАП, 2 мәчет, 1 чәсәүнә эшли. Халык 598 баш мөгезле эре терлек, 284 сыер, 45 ат, 952 сарык һәм кәҗә асрый, 524 корт гаиләсе тота. Шәхси кулларда 45 трактор, 5 йөк машинасы бар.

Көек Ерыкса төбәге Нократ буена сыенып утырган. Көмеш елга тугайлары буйлап болынлыклар сузыла биредә. Күпләп мал асрау, умарталар тоту мөмкинлеген халыкка Ходай үзе биргән. Җирдә эшләп, терлек тотып бизнес ясаучылар да шактый. Әтиле-уллы Мәсгуть һәм Марат Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыклары районыбызда беренчеләрдән булып, узган гасыр ахырларында ук оешкан иде. Хәзер алар Малмыжка басуларында эшлиләр. Ике йөз гектардан артык җирләре, биш тракторлары, комбайннары, кирәкле агрегатлары бар. Бөртекле культуралар да, күпьеллыклар да үстерәләр. Былтыр һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алганнар. Берничә ел инде башка фермерларны күпьеллыклар орлыклары белән тәэмин итәләр алар. Терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәп итәләр. Малмыжкадагы ашлык складлары янына абзар җиткергәннәр.

–Анда илле баш савым сыер тотарга җыенабыз. Алты айлык нәселле бозаулар сатып алырга телибез. Илле баш сыерлык көтү булдыру өчен җитмеш бозау кирәк. Бозаулагач бөтенесенең дә сөтләре булмый бит,– ди Мәсгуть ага.

Әһлиевларның ашлык складларыннан һәм сыерлар абзарыннан ерак түгел генә Сергей Смирнов та яңа сарай салып куйган. Сарыклар тота башлаячак икән. Аларны сатып ала башлаган инде. Сарыкларын көтү өчен Малмыжканың төньягындагы тау битләрен файдаланмакчы була.

Ә Мияссәр Галләмов биредә атлар асрый. Бүген ундүрт аты бар. Былтыр аларга печәнне якындагы болынлыклардан әзерләгән булганнар. Атларының санын арттырырга җыена. Ул да, печәнлек булдыру өчен, арендага Малмыжка яныннан җир сорый. Җитәкчеләр аның теләген канәгатьләндерергә вәгъдә иттеләр.

Малмыжка рус авылы булса, Зур Шыяда борынгы заманнардан ук марилар гомер кичерә. Узган ел мәдәният йортында Авыл көннәрен дә уздырганнар алар. Клуб директоры Марина Степанова белән китапханәче Алевтина Петрова, мәктәп коллективы, шушы уңайдан, төбәкнең тарихын җентекләп өйрәнгәннәр, күренекле авылдашларын ачыклаганнар, “Иң матур йорт“, Иң төзек хуҗалык“, “Иң тырыш гаилә“... кебек конкурслар үткәргәннәр.

Шушы бер авылдан гына да балалар бакчасына унбер сабый йөри. Мәктәптә 43 укучы белем ала. “Берничә елдан аларның саны кырыкка калачак. Гришкинога юл салынгач, андагы укучыларны да Зур Шыя мәктәбенә йөртергә мөмкин булачак. Бүген анда 23 бала укый,“–диләр. Гришкино юлын эшләү быелгы федераль программага кергән инде. Илдә башланган кризис кына комачауламасын. Зур Шыя мәктәбенең Лидия Баймурзина җитәкчелегендәге педагоглар коллективы көчле, бизнес-планнары белән дә яхшы шөгыльләнәләр, башкаларга үрнәк итеп куярлык.

Грантка рамлы пычкы, агач кыру станогы, верстаклар отканнар. Рамлы пычкыларын корып бетереп эшләтеп җибәрсәләр, үзләрен дә агач материаллары белән тәэмин итә алачаклар, халыкка да такта ярып бирү мөмкинлеге туачак. Район җитәкчелеге урманнан агач алу мөмкинлеге булуын әйтте. Авылда төзелешләр алып баручылар шактый. Мәктәптә оператор булып эшләүче Алексей Тимофеев гаиләсе клуб янында яңа йорт җиткерә.

Үзләренең фермерлары да күтәрелеп килә. Леонид Тарасовның 15 гектар җире, тракторы бар. Бер пуҗым сатып алып, сарай җиткергән. Күпләп маллар тотмакчы. Җитмеш сотый бәрәңге утырта. Тагын 20 гектар җир алырга тели.

Яңа Комазан һәм Көек Ерыкса – татар авыллары. Биредә инде эшмәкәрләр дә, күпләп маллар асраучылар да шактый. Айзат Гыйльметдинов моңарчы да урман кисү, агач сату белән шөгыльләнгән булган. Былтыр лизинг-грант программасы буенча рамлы пычкы, көпчәкле трактор алган. Алты кеше эшли анда хәзер. Өчесе–урманда агач кисеп Яңа Комазанга кайтара, өчесе рамлы пычкыда эшли. Көек Ерыкса да яшәүче Разиф Низамиевның да рамлы пычкысы бар. 

Көек Ерыкса мәктәбендә укытучы Илназ Низамиев былтыр районның “Авылга йөз белән“ программасы буенча абзар җиткергән, маллар асрый. Йорт салу өчен, авыл яшьләре программасында чиратта тора. Җәмәгате Эльмира мәдәният йортында эшли икән. Күптән түгел генә өченче балалары туган.

Авыл җирлегендәге торак пунктта халыктан сөт җыючы Рөстәм Ямалеев та фермерлык белән шөгыльләнә башлаган. Былтыр район программасына кереп блоклар кайтарган һәм сарай җиткереп куйган. Малларының баш санын тагын да арттырырга тели.

Гөлсинә Сафина да хуҗалыгында биш сыер асрый. Ул–авылда иң күп сөт сатучы. Ә Фидаил Шәйхетдинов терлек симертүне хуп күрә. Егерме дүрт гектар җире дә бар икән.

Җирлек территориясендәге шәхси хуҗалыклардан былтыр 6,3 миллион сумлык сөт җыелган. Гөлсинә Сафина–7422, Айдар Нуриев–7414, Равия Галиева–6551, Рәмзия Гыйльфанова–6100, Гөлнара Шәйхетдинова 5893 килограмм сөт тапшырганнар.

Эшмәкәрләр иганәчелек белән дә шөгыльләнәләр. Илшат Гарипов–Фаизә чишмәсен, Зөфәр Гәрәев – Солтан чишмәсен ремонтлаганнар, Азат Әхмәтов Комазан елгасы аша тимердән басма ясаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International