2014нче елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар саны 9168 башка җиткән.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2014нче елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар саны 9168 башка җиткән. Бу – аннан алдагы чордан 863кә артыграк дигән сүз. Әлеге саннарны “Нократ“ агрофирмасының Ленин һәм Ямашев исемендәге бүлекчәләрендә уздырылган район семинарында китерделәр. Эшлекле чара узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, быелга бурычлар билгеләү максатыннан оештырылды. Семинар район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә уза.

Терлекчелек өчен җаваплы һәм авыр вакыт – кышлату чоры бара. Малларны  ашату, барлык рационнарны да туклыклы матдәләр белән баланслау, технологияләрне куллану турында онытырга кирәкми. Моның өчен хуҗалык җитәкчеләреннән, белгечләрдән, терлекчеләрдән зур җаваплылык сорала. Малларның баш саны, сөт һәм ит җитештерү күләмнәре тулаем район буенча алганда артса да, кайбер хуҗалыкларда кимү очраклары күзәтелә.

Савым көтүенең продуктлылыгына килгәндә, үзгәрешләр уңай якка. Район буенча һәр сыердан 5680шәр килограмм сөт савып алынган. Иң зур күрсәткеч, 9506 килограмм  – “Азык-төлек программасы“ АПК“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булса, иң түбәне “Нократ“ агрофирмасында – 3430 килограмм. Шунысы сөендерә, соңгысында узган елның декабреннән сөт җитештерү җиде тоннага арткан.

Сөт сатып алу бәяләренең артуы аның рентабльлегендә дә чагылыш тапмыйча калмый. Былтыр җитештерелгән бер центнер сөтнең үзкыйммәте район буенча 1526 сум тәшкил итте. Сату бәясе исә – 1892 сум булды. Нәтиҗәдә районыбыз хуҗалыклары 755,256 миллион сум табыш алдылар. Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Терлек азыклары кайбер хуҗалыкларда 1,5 елга әзерләнгән. Белгечләргә тиешле өстәмәләр белән аларны баланслап бирүне оештырырга гына кирәк.

Үрчем алу терлекчелек тармагының нигезе, дип юкка гына әйтмиләр. Мул сөт һәм ит җитештерүгә сәламәт үрчем алганда гына ирешергә мөмкин. Узган ел барлыгы 8498 бозау алынган. Бу аннан алдагы елга караганда 158гә артыграк.

Сыерларны, таналарны каплатуга игътибар булганда гына тармакта үсешкә ирешергә була. Тиешле авырлыкка җитмичә каплату нәтиҗәсендә үрчемнең, продукция җитештерүнең кимүенә юл куелачагын истән чыгарырга ярамый.

Семинарда маллар арасындагы лейкоз авыру проблемалары, техникалар ремонты, язгы кыр эшләренә әзерлек турында да сүз алып барылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International