Мамадышта 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелә башлады.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Мамадышта 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелә башлады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үзенең зурлыгы ягыннан районда әлегә бердәнбер булачак. Моңа кадәр сафка баскан объектлар иң күбе дигәндә 140 сабыйны сыйдырышлы иде.

Узган елның көзендә “Мамадыш совхозы” бистәсендә зур төзелешкә старт бирелде. Әлеге урында ТР Президенты программасы буенча балалар бакчасы бинасы торгызыла башлады. Объектның генераль подрядчысы “Төзүсервис” ЯАҖ. Оешма вәкилләре хәбәр итүләренчә, төзелешнең бәясе 100 млн. сумнан артып китә. Хәзерге көндә биредә прораб Рамил Хафизов һәм мастер Роберт Хамашов җитәкчелегендә 30 якын эшче хезмәт куя.

Бүгенге көндә биредә бинаның нигез өлешен өю бара. Алга таба стеналарны күтәрә башлаячакбыз. Бу Мамадышта иң зур балалар бакчасы булачак.

Объект урынында 4 кран, бетонболгаткыч һәм йөк ташу машиналары эшли. Көз айларында әлеге территориягә субподрядчы оешма – “Фундаментстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре тимер–бетон казыклар каккан иде. Яр Чаллы шәһәреннән килгән бригада тарафыннан бина булачак урынга барлыгы 400ләп свай кагылган.

Төзелеш материаллары һәм эшче көчләр белән проблемалар юк. Бу объектка 27 төзүче җәлеп ителгән. Күпчелек материаллар үзебезнең җәмгыятьтә җитештерелә.

Балалар бакчасы ике катлы булачак. Ул ун төркемгә исәпләнелә. Төзелештә кулланылачак материалларның күпчелеге Мамадышта җитештерелгән. Стена өйгәндә “Макерам” заводы кирпиче кулланылачак. Бинаны кулланылышка тапшыру срогы 2015нче елның август аена билгеләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International