Сөт җитештерү күләме буенча Мамадыш районы республикада лидерлар рәтендә.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Сөт җитештерү күләме буенча Мамадыш районы республикада лидерлар рәтендә. Бер тәүлектә Татарстанда уртача 3 мең тонна чамасы сөт җитештерелсә, шуның 147 тоннасы төбәгебез аграрийлары өлешенә туры килә. Беренче өчлектә безнекеләрдән тыш, Балтач һәм Кукмара районнары да бар.

Узган тәүлектә Мамадыш төбәгендә 147,2 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елгы шушы вакыттагы күрсәткечләрдән 43 тоннага күбрәк. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә. Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, савым күләме 6,8 тоннага арткан. Бүгенге көндә агросәнәгать тармагы оешмаларында һәр сыердан уртача 18 килограмм сөт савып алалар. Әлеге күрсәткеч буенча, Мамадыш республика күләмендә беренче урынны били.

Продукция җитештерү буенча рекордлы күрсәткечләр АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә. Узган тәүлектә әлеге хуҗалык аграрийлары барлыгы 87,2 тонна сөт савып алган. Бер баш малның продуктлылыгы тәүлегенә уртача 28,5 килограммны тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәгебездә 8150 баш савым сыеры исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International