Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның иң яшь клиентын кабул итте

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

10 мартта  Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның иң яшь клиентын кабул итте. Бишенче көнен тутырып килүче Инсаф Сәлимов бала табу йортыннан соң ук ата-анасы белән ЗАГС бүлегенә юнәлә.   Оныкның беренче документын – туу турында таныклыгын алу шатлыгын бабай-әбиләр дә уртаклашалар. Делегация арасында иң бәхетлесе тәүге тапкыр абый булган 2 яшьлек Искәндәр булгандыр, мөгаен. Ул гаиләнең яңа әгъзасы белән  игътибарлап кызыксынды.

“Улымның тууы – 8 мартка иң зур бүләк булды, “- диде бәхетле әни Гөлназ Сәлимова. Сөенечен яшерә алмаган ике ул атасы Руслан, документларга кул куйгач, ЗАГС бүлегендә алар өчен иң шатлыклы мизгелләрне теркәвен искәртте. Әби-бабайлар исә көлешеп, оныкларының бик акыллы һәм белемле булуын - өенә законлы документлары белән кайтуына басым ясадылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләренең артуы белән тәбрикләде, тиздән янә очрашуларын искәртте. Яңа очрашу – ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International