Мамадыш мәдрәсәсендә аш-су серләрен ачтылар

2015 елның 6 марты, җомга
25 февраль көнне Мамадыш мәдрәсәсендә татар халкының милли ашларын әзерләү буенча кызыклы мастер-класс булды. Чараны Мамадыш мәдрәсәсе һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырды.
 
Мастер-класска  шәһәрнең 1нче номерлы мәктәп укучылары чакырылган иде. Аш-су осталары кызларга татар халык ашларын пешерү серләрен ачты, аларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Мастер-класс барышында катнашучылар яңа белемнәрен гамәлдә дә сынап карый алды.
 
Оештыручылар киләчәктә әлеге чараны дәвамлы итәргә планлаштыра.
Фирая Мингалиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International