Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Бәйрәм бүләк иттеләр.
2015 елның 6 марты, җомга
“Җыр булырлык сүзләр бирдең,
Туган телем, рәхмәт сиңа.“ Тел–аралашу, белем өстәү, зыялылыгыбызны, кешелеклелегебезне күтәрү өчен бирелгән бер чара да ул. Үз телләре булганда гына миләтләр сакланып кала.
Әдәбият елы, Халыкара туган тел көне уңаеннан Балык Бистәсе районының Юлсубино (халык телендә Балтач дип йөртелә) һәм Котлы Бүкәш мәктәпләрендә үткәрелгән күңелле очрашуларда да анда катнашкан “ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, генераль директорның киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, “ТАТМЕДИА“ хезмәткәре, шагыйрә Сиринә Мөхәммәтҗанова, “Идел“ журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин, Балык Бистәсе районының “Авыл офыклары“ газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Вазих Фатыйхов та туган телнең бөеклеген, китапның кешелек уйлап тапкан иң зур могжиза булуын ассызыклап үттеләр. Туган авылы Юлсубино мәктәбенең татар теле кабинетында Равил Фәйзуллинга багышланган стендлар, аның шәхси китапханәсеннән бүләк ителгән, төрле әдипләрнең култамгалары булган китаплар бар. Алдагы очрашуда Сөмбел Таишева белән Равил Фәйзуллин мәктәп китапханәсенә күп итеп китаплар алып килергә вәгъдә иткән булганнар. Вәгъдәләрендә торып, дистәләгән китаплар бүләк иттеләр алар. Радик Сабиров укучыларга үзләренең “Идел“ журналын таратты. Равил әфәнде үз исәбеннән ун данә “Идел“, биш данә “Казан утлары журналларына яздырырга да вәгъдә итте.
–Күпме генә булсам да, бу мәктәптә дулкынлану хисләреннән арына алмыйм. Без, язучылар, туган телебез, халкыбыз турында уйлыйбыз. Ата-бабаларыбыздан калган буыннарның акылы – китапларыбызда. Китаплардан читләшмәгез,–диде ул. Кичәдә катнашучыларга шигырьләрен дә бүләк итте. Радик Сабиров журналларының сайтында төрле конкурслар оештырулары, җиңүчеләрне журналга подписка белән бүләкләүләре турында сөйләде. Рүзәл Мөхәммәтшинны көчле алкышларга күмеп, кат-кат яңа шигырьләрен укуын сорадылар.
–Тормышым әдәбият белән нык бәйләнгән. Әнием Илсөяр Хәйруллина – журналист. Яңа китап алып кайтуы–бәйрәм иде. Мәктәптә дә татар теле укытучыбыз шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар үткәреп кенә торды. Бер классташыбызның әнисе китапханәче иде. Ул безгә яңа кайткан китапларны гел укырга биреп торды. Китапларны чиратлашып укый идек,–дип искә алды Сөмбел Нурисламовна. Әдәбият елы уңаенннан әдипләр белән мондый очрашуларны Лаеш, Арча, Азнакай районнарында да планлаштыруларын да әйтеп узды ул. Кичәне алып баручы Вазыйз Ватыйхов та очрашуда катнашучыларга шигырьләрен бүләк итте.
Юлсубиноның әлеге мәктәбе 1999нчы елны файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә төп мәктәп исәпләнә. Революциядән соңгы елларда әлеге авылда туып-үскән Хуҗаҗан мулла кызы Зәйнәп Бәширова “Очкыннар“ (1921) һәм “Яшь инкыйлабчы“ (1923) исемле шигырьләр китаплары чыгарган булган. Мәскәүдә кызыл журналистлар мәктәбен тәмамлаган. Соңгы елларда әлеге мәктәпне тәмамлаучылардан Илнур Фәйзерахманов “Болгар“ радиосында эшли, Эльмира Гарифуллина Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган, бүген Төркиядә яши. Нәзирә Мостафина “Гомер тукталышлары“ исемле китап чыгарган. 7нче сыйныф укучысы Алсу Нәҗмиева белән 9нчы сыйныф укучысы Айгөл Шакирова мәкаләләр һәм шигырьләр язгалыйлар икән. ӨДимәк, дары базында дары бетмәгән әле.
Котлы Бүкәш мәктәбендәге очрашу да бик җылы узды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз