2015 нче елның 5 нче мартында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 5 нче мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова залда утыручы аналарның сөенечләрен уртаклашты,  якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Районда балаларны үстерү һәм   тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.

ГХАТ бүлегенең баш белгече  Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле 10 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

“Автоградбанк”ның Яр Чаллы шәһәрендәге бүлегеннән килгән кунаклар бәйрәмгә ямь өстәделәр. Кредит бүлеге экономисты Миләүшә Хабибуллина һәм бизнесны үстерү бүлеге маркетологы Элмира Пучкова барлык хатын-кызларга бәхет теләп истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Фәния Шамилевна ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International