Тыл ветераны, хезмәт ветераны Фатихова Бибишә Шарап кызы 1925 нче елның 3 нче мартында Баскан авылында дөньяга килгән. Әтисе – Низаметдин улы Шарап, әнисе – Гайнетдин кызы Фәйхебану исемле булган . 4 класс белемне Баскан мәктәбендә алган, ә мәктәп дигәннәре төрле өйләрдә булган. Аннары Усали авылында 5 – 6 нчы сыйныфларны укыган. 7 нче сыйныфны укый башлагач, әтисе Зәйнигә лесник булып эшкә урнашкан һәм гаиләсен дә үзе белән шунда алып киткән . Шулай итеп Бибишә әби 7 нче сыйныфны тәмамлый алмый калган.
Бибишә әбигә 16 яшь тулгач сугыш башланган. Әтиләрен сугышка алгач алар кире үз авылларына Басканга кайтканнар. Ул вакытта инде авылдан бик күп ирләр сугышка киткэн булган.
Зиһенлерәк кешеләрне төрле урыннарга язу-сызу эшенә билгеләгәннәр, әнисе колхозда эшләгән. Ә Бибишә әбине Вәли исемле туганнары үз урынына Берсут – Сукачи авылына авыл сәркатибе итеп калдырган.
-Анда эшләгәндә төрле вакытлар була иде: солдат хатыннарына “кара кәгазь” ләрне без илтә идек, ач – ялангач балалары янына кайтучы “содаткалар” ны да безгә тентергә кушалар , әгәр берәрсеннән аз гына икмәк яки бәрәңге чыкса, аларны төрмәгә ябалар иде. Әйтмәсәң үзеңә авыр, әйтсәң күпме бала ятим кал . Андый эшләргә барганда, курка идек,– дип әле дә күз яшьләре белән искә ала Бибишә әби.
-Ниһаять, ничә еллар буе көтеп алган көн – сугыш бетте һәм җиңүне хәбәр иттеләр: чаңнар суктылар, авыл буйлап, “сугыш беткән”,- дип кычкырып йөрделәр, барлык кеше урамга йөгереп чыкты. Әни һәм күрше әби безнең подвал өстенә менеп, елап утырдылар. Чөнки, безнең әтиебезнең, ә күрше әбинең улының үлүләре турында “кара кәгазь” килгән иде. Менә шул көннән без ятим балалар булып калдык . Әле дә шул күренеш күз алдымнан китми, – дип сагышланып искә ала Бибишә әби.
Сугыштан соң әкренләп көйләнә башлаган инде, Харис исемле шушы авыл егетенә кияүгә чыккан . Ул да сугыш ветераны булган, 75 яшендә вафат булган, ике бала тәрбияләп үстергәннә . Хәзерге вакытта кызы Рашидә һәм аның балалары тәрбиясендә яши.
3 март көнне Бибишә әби 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте .Ул хәзерге вакытта Баскан авылының иң өлкән кешесе булып санала. Шушы унайдан Бибишә эбигә Катмыш авыл жирлеге башкарма комитеты житәкчесе Габидуллин Ильшат Гафиятулла улы һэм сәркатиб Мирсатова Алсу Гараф кызы Россия Президентының Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты, район социаль яклау булеге исеменнән азык-төлек пакеты, авыл жирлеге Башкарма комитеты исеменнән истәлле буләк тапшырдылар.