Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында гомер итүче сугыш ветераны Вәлиева Асылбикә Сәләхетдин кызы үзенең 90 яшен каршы алды

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Түбән Ушмы авылында яшәүче  тыл ветераны Вәлиева Асылбикә Сәләхетдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга балалары, оныклары җыелды.  Шулай ук юбилярга  Түбән Ушмы авыл җирлеге  башлыгы  Наиль Салих улы Фатыхов , ветераннар Советы рәисе Рифкать Абрам улы Галиев һәм башкарма комитет сәркатибе Лилия Хәсән кызы Зиганшина үзләренен җылы котлауларын җиткерделәр.

Вәлиева Асылбикә Сәләхетдин кызы 1925нче елның 17 нче февралендә сигез балалы ишле гаиләгә җиденче бала булып туа.  Гаиләдәге өлкән дүрт абыйсы һәм кече дүрт баланың әниләре төрле була. Сәләхетдин бабасының беренче хатыны каты авырып, дүрт баласын: Ибраһим, Хәсән, Хөсәен, Гыймазетдиннәрне ятим калдырып үлеп китә. Үлем түшәгенә егылгач, сеңлесе Мәүгыйдәгә җизнәсенә кияүгә чыгуын үтенә. Балаларны ятим итмәс өчен унсигез яшьлек кыз дүрт балалы иргә  хатын, ятимнәргә ана булып яши башлый.  Бер-бер артлы үзе дә дүрт бала таба, өченче бала – Асылбикә апа була.  Иң кече бала булып туган нәни Мәрьямбикәнең гомере кыска була алты айлык сабый гүр иясе була.

   Тормыш үз юлы белән тәгәри, Асылбикәнең өч абыйсы үз гаиләсен корып яши башлый. Матур балалар үстереп, тормыш кайнаган мизгелдә дәһшәтле сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән унбиш яшьлек Асылбикәнең иң өлкән Ибраһим абыйсы кызы Бибинур, хатыны Шәмсебануны калдырып ил алдында бурычын үтәргә чыгып китә һәм....әйләнеп кайтмый. Аның артыннан икенче абыйсы Хәсән ике улын, сөекле хатынын калдырып сугыш кырына китә, шулай ук әйләнеп кайтмый. Өченче абыйсы Хөсәен дә  дүрт баласын калдырып сугышка китә. Дүртенче абыйсы Гыймаз, әле гаилә дә корырга өлгермәгән унсигез яшьлек егетне дә, кызганмыйча йота каһәр суккан сугыш.

Нәкъ менә шушы болгавыр еллар Асылбикәгә биш ел гына укып мәктәпне ташларга мәҗбүр итә. Дәфтәр, каләмнәрне басудагы урак, чалгы , тырма , көрәк алыштыра. Ачлык-ялангачлык, 41 нче елның илле градуска тиңләшкән салкыны бәгыръләрдән мәңге китмәс.  Авылдагы башка кыз балалар белән Асылбикә дә Апас районы басуларына окоп казырга җибәрелә.  Чабаксар урманнарында урман кисү эшләре дә читләп үтми кыз баланы. Ирләрне алыштырып колхозда ат җигә, ат җигеп кенә калмый, сыер җигеп сука сукалый. Тырмалы чалгы белән арыш, бодай, печән чаба.

 1944нче елда Вәлиев Габдрахманга кияүгә чыга. Сугыштан соң колхозда, төрле эшләрдә эшли. Аннан бозаулар караучы, сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ире белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

 Асылбикә әби  2003 нче елда  “Ана даны”  II –дәрәҗә ордены белән бүләкләнә. 2004 нче елның  11нче августында “Хезмәт ветераны” исемнәре бирелә.  Күпсанлы юбилей   медальләре иясе.  2003 нче елда  “Ветеран  войны”  медале бирелә.    Бүгенге көндә Асылбикә әби балалары тәрбиясендә авылда яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International