Төзедек, төзибез һәм төзиячәкбез. Район мәдәният йорты узган шимбәдә районыбызның иң тырыш, иң булган төзүчеләрен җыйды. Бу көнне биредә эшчәнлекләре торак, юл, төрле инфраструтуралар төзү, капиталь ремонт үткәрү буенча узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә, агымдагы елга бурычлар турында җитди сөйләшү булды.
Мамадыш районы төзелеш тармагы буенча башка районнарга караганда лидерлыкны үз кулында нык тота дияргә җирлек бар. Былтыр без Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылучы 28 программаның барысын да катнаштык. Барлыгы 90нан артык объектка яңа сулыш өрелде. Иң мөһиме – төзү һәм капиталь ремонтларны срогында башкарып чыга алдык. Шул ук вакытта сыйфат та “онытылмады“. Акчага күчереп исәпләгәндә торак, социаль-мәдәни, коммуналь инфраструтура объектлары төзү, капиталь ремонт күләме 900 миллион сумнан артык тәшкил итте. Моннан тыш районыбызда төзелеш материаллары җитештерү күләме дә арта. Материаллар җитештерү белән төбәгебездә тагын 20дән артык шәхси эшмәкәр дә шөгыльләнә. Акрынлап кына булса да, юллар проблемасы да уңай якка үзгәрә. Быел республика күләмендә 40 ка якын авылга гына асфальт юл салыначак. Шуларның бишесе – безнең район торак пунктлары. Районыбыз юлчылары 2014нче елда 12 километр озынлыкта ремонт эшләре башкарсалар, биш торак пунктына 9 километр озынлыктагы яңа юл түшәделәр. Агымдагы елда да зур эшләр көтә аларны. Район электрчыларының эшчәнлекләренә дә югары бәя бирелде.
Мәдәният йортында үткәрелгән коллегиядә “Төзүсервис“, “Мамадыштөзү“, “Инвест-Строй“ җәмгыятьләре, “Татавтодор“ җәмгыятенең Мамадыш филиалы, “Сетевая компания“ җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләренең Мамадыш филиалы җитәкчеләре Илфат Хаҗиев, Зөфәр Гәрәев, Харис Ситдыйков, Виктор Кузнецов, Рафаэль Абдрахманов коллегалары каршында чыгыш ясадылар.
Бу көнне “ПМК “Мелиорация“ җәмгыяте генераль директоры Ринат Мостафинны туган көне белән котладылар. Чыгышлардан соң муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабировка һәм “Сетевая компания“ җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләренең Мамадыш филиалы начальнигы Рафаэль Абдрахмановка “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ күкрәк билгеләре тапшырды. Соңыннан эшчәнлекләре төзелеш белән бәйле булган оешма-предприятиеләрнең иң тырыш, иң булган хезмәткәрләренә район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.