Шәһәр территориясендә урнаштырылган 42 янгын сүндерү гидрантының бүгенге көндә 22се генә сафта.

2015 елның 28 феврале, шимбә

Шәһәр территориясендә урнаштырылган 42 янгын сүндерү гидрантының бүгенге көндә 22се генә сафта. Бу гына да түгел, аларның күбесе янына килеп тә булмый. Кар каплаган аларны. Әлеге хәл янгын чыккан очракта вәзгыятьне тагын да катлауландыра бит. Муниципалитет бинасында үткәрелгән киңәшмәдә шушы хакта да сүз булды.

Хакимият бинасының утырышлар залына районның һәм шәһәрнең иң актив гражданнары җыелды. Әлеге исемлектә иҗтимагый һәм ветераннар Советлары вәкилләре, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Эшлекле чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза. Әмма биредә башка темаларга да сөйләштеләр.

Беренче булып районның иҗтимагый Совет рәисе Хәлим Кәримов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге оешма бүгенге көндә иң актив 223 кешене берләштерә. Шуларның 97 пенсионерлар. Совет әгһзалары тарафыннан күп кенә мәсьәләләр тикшерелә, җитәкчелеккә җиткерәләр. Шул ук вакытта проблемалар да бар. Мәсәлән, шәһәрдәге туган якны өйрәнү музеен төзекләндерү һаман да төгәлләнмәгән.

“Чыннан да, музеебыз кунакларны кабул итә алмый әле. Анда эшләрне төгәлләү өчен зур күләмдә финанс чаралары кирәк. Бу мәсьәлә буенча без кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, кая гына язмадык. Билгеле булганча, узган ел шәһәребез төзекләндерү конкурсында катнашып җиңү яулаган иде. Әлеге премия акчаларын музейны төзекләндереп бетерү өчен тотачакбыз. 9нчы майга кадәр эшләр төгәлләнер, дип өметләнәбез”,- диде район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов.

Районның иҗтимагый Совет рәисе Хәлим Кәримов тагын берничә мәсьәләне күтәрде.

“Төзелеш эшләрен җитди күзәтү астына алырга тәкъдим итәбез. Безнең комиссия күп кенә җитешсезлекләрне ачыклады. Бу аеруча күпкатлы йортларга кагыла”,- диде Хәлим Кәримов.

Киңәшмәне дәвам итеп, иҗтимагый Советның иң актив вәкилләрен бүләкләделәр. Алар рәтендә Илнара Сафуанова, Лилия Сәгъдиева, Владимир Ефимов, Рафаил Габдрахманов һәм Дамир Галиев.

Алга таба инвалидлар җәмгыяте тарафыннан физик мөмкинлекләре чиклеләргә күрсәтелүче ярдәмнәр, янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына килгәндә, аларның саны хәзерге көндә 65 кешене тәшкил итә. Тыл ветераннары якынча 1500 кеше. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова “Безнең кадерле ветераныбыз“, “Үлемсез полк“ исемле акцияләр эшләвен, махсус китап чыгарылачагын хәбәр итте. 9нчы май көнне шәһәр үзәгендә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International