Мәгълүм булганча, соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан кече һәм урта бизнес субъектларына күп төрле ярдәмнәр күрсәтелә, программалар эшли. Боларның файдасы ни дәрәҗәдә, эшмәкәрләр сайлаган юлларыннан барамы? Әлеге сорауларга җавап табу ниятеннән безнең иҗат төркеме берничә оешмада булып кайтты.
Татарстанда әле башлап кына килүче һәм шулай ук инде аякларында нык басып торган эшмәкәрләргә дә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшләп килә. Бизнес вәкилләренә максатчан тоту бурычы белән грантлар һәм субсидияләр бирелә. Аларның файдасын күп кенә якташларыбыз күрергә өлгерде инде. Шуларның берсе- Илгиз Мөбарәкшин. Ул металл эшләнмәләр җитештерү һәм скважиналар бораулау белән шөгыльләнә.
“2007нче елда 1 млн.сумлык грант откан идем. 2012нче елда 600 мең сум күләмендә субсидия дә бирделәр. Бу акчаларга мин кирәкле җиһазлар алдым. Әлеге программаларның ярдәме берсүзсез зур. Безне борчыганы- чыгымнар күп. Табышның күп өлеше салымнар һәм хезмәт хаклары түләүгә китеп бара“,- дип сөйләде Илгиз Мөбарәкшин.
Эшмәкәр әйтүенчә, тагын бер проблема- эшенең сезонлы булуы. Кышын заказлар кими,- ди ул. Хәзерге көндә конкуренция дигән әйбер дә көчле.
Рафыйк һәм Гөлсинә Һадиуллиннар да шушындый ук фикердә. Төзелеш кибете хуҗалары сатып алучыны күбрәк җәлеп итү өчен төрле яңалыклар уйлап таба икән.
“Клиентлар күбрәк килсен өчен бәяләрне түбәнрәк куярга һәм ассортиментны арттырырга тырышабыз“,- ди Гөлсинә Һадиуллина.
Ә менә Рәфит Әхмәтшинның уңышка ирешү буенча үз сере бар. Аның оешмасында стрейч-пленкалар җитештерәләр. Товар Мамадышка гына түгел, ә бөтен Идел буена тарала. Географияне киңәйтү бизнесны да үстерәчәк,- дип саный ул. Рәфит Әхмәтшин шулай ук республика программаларын откан эшмәкәр.