Узган атнада “Ашыгыч ярдәм“ хезмәтенә 239 мөрәҗәгать алынган.

2015 елның 28 феврале, шимбә

Узган атнада “Ашыгыч ярдәм“ хезмәтенә 239 мөрәҗәгать алынган. Ике кеше инсульт белән Алабуга хастаханәсенә озатылган, 1926нчы елгы бер апа “Ашыгыч ярдәм“ килеп җиткәнче вафат булган. ОРВИ белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 19ын балалар тәшкил итә.

Арташ авылында бер гаиләдән дүрт кешегә ашыгыч медицина ярдәме кирәк була. Чөнки аларга газдан ис тия. Зыян күрүчеләрнең икесе – реанимация, берсе – терапия, 2012нче елгы сабый балалар бүлегенә салына.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International