Укучылар шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Районның төп сәхнәсендә мәктәп коллективлары арасында КВН ярышы узды. Бу көнне 9 команда сәхнә тотты. Шаянлык, тапкырлык, зирәклектә көч сынарга районыбызның Келәүш, Шәдче, Түбән Тәкәнеш, Соколка, Красная Горка, шәһәрдәге 1нче, 3нче, 4нче санлы мәктәпләр, икенче лицей коллективы теләк белдергән иде.
КВН уены гадәттәгечә 4 конкурстан гыйбарәт иде. Әлеге бәйге Әдәбият елы кысаларында оештырылган.
Мәзәкчеләр бәйгесендә иң күп балл җыйган шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәпнең “Облака в штанах“ командасы гран-прига лаек булды. Башка нәтиҗәләргә килгәндә, 2нче санлы лицейның “Герои Нашего времени“, 4нче санлы мәктәпнең “Литераеды“ ШТМчылары – икенче урынны бүлештеләр. Шәдче урта мәктәбенең “Тәмле тамак“ һәм Соколкадан килгән “Соколики“ шаяннары өченче урынны яулады.