Узган ел районыбыз территориясендә балалар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда бер сабый һәлак була. Күңелсез очракларның күпчелеге – ата-аналар гаебе белән. Скутер белән идарә иткән ике бала беренче төркем инвалид булып калды. Әлеге мәгълүматларны “Бәләкәч“ балалар бакчасында узган семинарда җиткерделәр.
“Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балаларга белем бирү эшчәнлеген оештыруның инновацион модельләре“.“Бәләкәч“ балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр тәрбиячеләре өчен әнә шул темага район семинары үтте. Әлеге чарада искәртүләренчә, тәрбиячеләрнең бурычы – сабыйларны социумдагы тормышка әзерләү, аның куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге өчен шартлар тудыру. Бүген исә балаларны тормышта иң мөһимгә әверелгән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү дә бик мөһим.
Резеда Закирова җитәкчелегендәге “Бәләкәч“ коллективы бу өлкәдә сабыйларның куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча зур эшләр алып бара. Бакча 2013нче елда “Яшел ут“ район конкурсында җиңгән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән иде, узган ел да бу өлкәдәге эшчәнлекләре югары бәяләнде. Биредә “Юл кагыйдәләрен һәркемгә белү мәслихәт“ проекты уңышлы тормышка ашырыла, балалар белән шөгыльләнү өчен махсус зона булдырылган. Анда барлык методик һәм дидактик материал тупланган. Ә бакча территориясенә сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен махсус мәйданчык та бар. Тәрбия эшенә ата-аналар да җәлеп ителгән. Бу турыда “Юл – балалар күзлегеннән“, “Туган шәһәренең яраткан почмаклары“, “Йорттан балалар бакчасына чаклы куркынычсыз маршрут“ исеме астындагы күргәзмәләр шул турыда сөйлиләр.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Игътибар, балалар!“, “Иң кыйммәтлесен так!“ акцияләре үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ел дәвамында инспекция вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары уздырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән булган бердәм эш һәм дуслык райондагы барлык балалар бакчаларын да бәйли. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды ярдәме белән мәктәпкәчә оешмалар автокласслар белән тәэмин ителделәр.
Урамнарда һәм юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэми итү проблемалары турында филиал җитәкчесе Лилия Никифорова сөйләде. “Бәләкәч“ учреждениесе мөдире Резеда Закировага, районның берничә тәрбиячесенә, балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтүдәге актив эшчәнлекләре өчен, Мактау грамоталары да тапшырды ул.