Бу атнада шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә иң үзенчәлекле җимлек авторын бүләкләделәр.

2015 елның 28 феврале, шимбә

Бу атнада шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә иң үзенчәлекле җимлек авторын бүләкләделәр. Гомуми тавыш бирүгә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә диярлек укучылар әзерләгән эшләр куелган иде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты карары белән игълан ителгән парклар һәм скверлар елы кысаларында оештырылачак чараларның беренчесе иде.

Шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбенә әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә, анда яшәүчеләргә битараф булмаучылар җыелган иде. Аларның барысы да диярлек “Иң үзенчәлекле җимлек“ бәйгесендә катнашучылар. Иҗади ярышта төбәгебезнең барлык уку йортларыннан да вәкилләр көч сынаган. Ә биредә шул эш авторларының иң-иңнәре утыра. Болар- канатлы дусларыбыз өчен гадәти булмаган йортлар төзүчеләр.

“Конкурска 99 эш тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан иң яхшыларын район мәдәният йортында халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә ачыкладык. Җиңүчеләр ике номинация буенча билгеләнде. Барлык мәктәпләр дә бу ярышта актив катнаштылар”,- ди Радик Гатин.

Бүләкләү тантанасына кадәр укучылар арасында викторина уздырдылар. Тапкырларга баллы бүләкләр дә әзерләнгән иде. Бераз соңрак сәхнә түренә төп бәйге җиңүчеләрен чакырдылар. Җимлек авторлары яшь категориясе буенча хөрмәтләнә. Башлангыч сыйныфлар арасында 1нче урынны 4нче санлы мәктәпнең 1 А сыйныфы укучысы Риналь Игнатьев яулады. Аның әйтүенчә, җимлек ясарга аңа бабасы булышкан. Ә төгәлрәк әйткәндә, Риналь бабасына ярдәм итә. Кошлар ашханәсен әзерләгәндә поликарбонат кулланыла.

Риналь белән бер мәктәптә укучы Денис Иванов та конкурсларда даими катнаша икән. Монысыннан да читтә каласы килмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International