“02“ хезмәте хәбәр итә. Якташыбыз акчасыннан колак каккан. Массакүләм матбугат чараларында төрле юллар белән акчаларны, кыйммәтле әйберләрне үзләштерүче алдарларга ышанырга ярамаганлык турында даими төстә хәбәр ителүгә карамастан, соңгыларының “кармаклары“на эләгүчеләр һаман да табылып тора әле. Узган атна җомгасында 31 яшьлек бер райондашыбыз, билгесез затларның кәрәзле телефон аша биргән “вәгъдәләренә“ ышанып, банктагы 15146 сум 45 тиен акчасыннан мәхрүм кала.