Мамадыш районы Түбән Ушма авылында гомер итүче Зөлфәт Габдуллин Гашыйклар көненә иң зур бүләк отты

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Мамадыш районы Түбән Ушма авылында гомер итүче Зөлфәт Габдуллин Гашыйклар көненә иң зур бүләк отты. Нәкъ 14 нче февраль көнне тормыш иптәше Миләүшә тәүге улларын алып кайтты. Бәхетле ата-ана малайга сирәк очрый торган Самат исеме сайлаганнар. Татар исемнәре сүзлегенә күз салсаң, “Самат” исеме “Мәңгелек, мәңге яшәүче. Башлык” дигән мәгънәгә ия. Мамадыш шәһәре кызы Миләүшә еш кына туганнары янына Түбән Ушма авылына кайта. Шунда булачак тормыш иптәше Зөлфәт белән таныша да инде. Яшьләр бер-берсенә булган хисләрен дүрт ел дәвамында сыныйлар, мәхәббәтләрен дәүләт каршында үткән елның апрель аенда  теркиләр. ЗАГС бүлегенә беренче оныкның беренче документын алу шатлыгын уртаклашырга әби белән бабай да килде. Бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина җылы теләкләрен җиткерде, нык сәламәтлек,  гаилә бәхете, тормыш иминлеге теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International