Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Үлем белән күзгә күз.
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшүчеләр арасында безнең бабабыз Ибраһим Исрафилов та булган.
Ул 1926 нчы елның 15 нче маенда, Кече Кирмән авылында, Масуфа белән Исрафил гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы туган авылында уза, 5 класс белем ала. Дәһшәтле сугыш башланганда бабама 15 яшь тулган гына була. Сугыш бабамнар гаиләсен дә читләтеп узмый. Әтисе Исрафилны да сугышка алалар. Кызганычка каршы ул яу кырыннан әйләнеп кайтмый. 1943 нче елда Ибраһим бабайга да фронтка китәргә чират җитә һәм 5 нче февральдә хәрби ант бирә. Унсигез яше тулганчы Мари урманында урнашкан Суслонгер хәрби лагерена сугышка әзерлек полкына җибәрәләр. Ул лагерьда яшь солдатларны сугышка өйрәтер урында, эшләткәннәр, хәлләрен бетергәнче урман кистергәннәр, ашарларына аз биргәннәр, аларга дигән ризыкларны җир астына күмә торган булганнар. Алтышар метрлы бүрәнәләрне бер урыннан икенче урынга ташытканнар. Лагерьда төрле йогышлы чирләр таралган. Солдатлар сугышка хәлсез, ач килеш кергәннәр. Бабамның апасы Маһитап, шул Суслонгер лагерена ашарга алып барган. Шул вакытта бабам: ”Әгәр шушы лагерьда исән калып, сугыштан исән - имин әйләнеп кайтсам, кызың Земфираны үстерергә булышыр, ярдәм итәр идем,” – дигән. Аның бу сүзләре Аллаһы Тәгаләнең: “Амин!“ – дигән вакытына туры килә. 29нчы маенда бабам фронтка озатыла. Ибраһим бабай Ленинград блокадасы вакытында, вокзалда авылдашы Ибель бабай белән очраша. Ул сугышта автоматчы була. Бик күп яралар ала. 1944 елның 13 нче июлендә сул кулы яралана, шул ук елның 26 нчы августында яңадан сул кулын яралый. 1945 елның 1 нче маенда күкрәгенә авыр яра ала. Ходайның рәхмәте белән исән кала.Сугышта бабам “Батырлык өчен“, “Германияне җиңгән өчен“, “Японияне җиңгән өчен“ медальләре белән бүләкләнә. 1947нче елда бабам исән-имин туган авылына әйләнеп кайта һәм әйткән вәгъдәсен үти. Земфира апаны 11 яшькә кадәр тәрбиялиләр. Гомерләре буе бер туганнардай, гел аралашып яшәделәр алар.
Бабам Берсут-Сукачы авылы кызы Шәргыя белән тормыш корып җибәрә. Җиде балаларының бишесен исән-сау үстерәләр. Сугыштан соң ул Норма урман хуҗалыгында 12 ел хезмәт куйган. Соңыннан “Кызыл Партизан” колхозында эшләгән. 1990нчы елда вафат булды.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Мамадышка Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм демонстрациясен карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән рәхмәт яудырасы килә.
Ибраһим бабайның оныклары Зөлфия Гафарова, Алсу Исрафилова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде.
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз