2014 елның 24 нче мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 8 ана ия булды.
Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
Тантанада Алвабуга шәһәреннән дә зур кунак - “Камкомбанк” вәкиле, 20 нче номерлы өстәмә офис җитәкчесе Светлана Александр кызы Гурьянова да катнашты.
ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-анага “Семейные страницы» исемле белешмә тапшырып, эчтәлекле киңәш-теләкләрен җиткереп бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.
Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде.
Соңыннан барлык кунаклар да 14 нче февраль көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ГХАТ бүлегендә урнаштырылган зур йөрәк янәшәсендә фотога төштеләр.