Үз бакчаң булмаса, авыргарак туры килә икән шул. Ашказаны бит кыш уртасында “эп-эсвижий“ яңа кыярлар, помидарлар, кызыл борычлар да таләп итә. Ә алар инде 170-200 сум торалар. “Каф“ тавы артыннан кайтарып, тавык йомыркалары кадәрле генә яңа бәрәңгеләрен дә 150 сумнан саталар. Аларны да өстәсәк, тагын шактый сумма кирәк булып чыга. Безнең районда да теплицалы кешеләр бар инде. Ник алар кыярларын гыйнвардан ук үстереп сатмыйлар икән, күпме акча эшләп өлгерерләр иде?!
Чәршәмбе көнне муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та кризиска каршы штаб төзү, районда кризиска каршы чаралар планы эшләү мәсьәләсе буенча төрле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен махсус җыеп, нәкъ менә халык үзен җитәрлек кадәр бәрәңге, башка яшелчәләр белән тәэмин итә алсын өчен, теләгән барлык кешегә җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсен күтәрде.