2015 нче елның 12 февралендә Мамадыш районы Башкарма комитетының түгәрәк залында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.
Җыелышта үткән 2014 нче елга нәтиҗәләр ясалды, алдан узган видеоклнференциядә күтәрелгән сорауларга анализ үткәрелде, 2015 нче елга планнар һәм бурычлар куелды. Гаилә институты абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрү буенча да сөйләшү булды (юбилярлар, сугыш ветераннары гаиләләрен тәбрикләү һ.б.)
Җыелышның икенче өлешендә Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсенең Көек-Ерыкса, Үсәли һәм Олыяз авыл җирлекләре сәркәтипләренә гражданлык хәлен теркәү юнәлешендә ирешкән хезмәтләре өчен мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакытта закон өлкәсендә булган белемнәрне даими рәвештә камилләштерү кирәклеген, докуменларны тутырганда аеруча игътибарлы булуларын ассызыклады.