Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш икмәк кабул итү предприятиясе коллективы белән дә очрашты.

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш икмәк кабул итү предприятиясе коллективы белән дә очрашты. Эшлекле чарада 2014нче елга нәтиҗә ясадылар. Район башлыгы “Сөт иле“ җәмгыяте филиалының уңышларын искәртә һәм быелга бурычлар куя.

 

2014нче елның 1нче июленнән “Мамадыш икмәк кабул итү предприятиясе“ “Просто молоко“ идарәче компаниясе филиалыннан “Сөт иле“ ҖЧҖ филиалы итеп үзгәртелде. Исем алышынса да, оешманың төп эшчәнлек юнәлеше шул ук кала: икмәкне кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау. Моннан тыш, алар көрпә, он җитештерү, авыл хуҗалыгы берләшмәләренә транспорт хезмәте күрсәтү белән дә шөгыльләнәләр. 2014нче елда 26585 тонна ашлык кабул ителгән. Предприятиянең автопаркында 6 Камаз йөк машинасы исәпләнә.

Узган ел башкарылган мөһим эшләргә килгәндә, көрпә һәм он җитештерү цехлары эшчәнлеген заманлаштыруны атыйлар.  Хисап чорында 846 тонна төрле төрдәге көрпә җитештергәннәр, 81 тонна он тарттырылган.

Бүгенге көндә оешмада 47 кеше хезмәт куя.

2015нче елда 750 тонна он һәм 2964 тонна көрпә җитештерергә планлаштыралар.

Соңыннан район башлыгы Анатолий Иванов коллектив ирешкән күрсәткечләрдән канәгать булуын белдерде, алдагы чорда да уңышлар теләде. Азактан алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International