Узган ел Дүсмәт авыл җирлеге территориясендә шәхси хуҗалыклардан барлыгы 6450 центнер сөт җыелган. Продукция сатудан халыкка 10 миллион сумнан артык акча керә. Иң күп табышны Акманда яшәүче Батырша Солтанов алган. Ул ел дәвамында 193 мең сумлык сөт сата. Бу хакта җирлек Советының киңәйтелгән утырышында мәгълүм булды. Аңа кадәр район башлыгы Анатолий Иванов төбәктәге оешмаларның, КФХ эшчәнлеге белән танышты.
Һөнәр ашарга сорамый, үзе туендыра, ди халык. Чыннан да, кулыңнан эш килә икән, ялкаулыкка бирешмәсәң, бүгенге авырлыкларга да җайлашырга була. Валерий Федоров гаиләсе үз тырышлыгы белән тормыш йөген тартып бара. Хуҗалыкларындагы остаханәләрендә агачтан бизәкле әйберләр ясыйлар алар. Дөресрәге, йорт җиһазлары. Дистә ел чамасы инде әлеге эш белән шөгыльләнә Федор.
Бүгенге көндә авыл җирлегендә Николай Архипов белән Раил Латыйповларның агач яру җайланмалары бар. Дүмәттән Айдар Миннеханов та аны урнаштыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Иске Комазан авылында яшәүче Раил аны узган ел 195 мең сумга сатып алган булган. Ел азагында инде барлык чыгымнарын да каплаган.
Иске Комазаннан Рөстәм Һадиуллин 2012нче елда “Яшь фермерлар“ программасына кереп, 30 башка исәпләнгән сарай сала. Моның өчен район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән кабул ителгән программа нигезендә 1000 блоклы, төзелеш өчен кирәкле ком, ташлы була. Төзелгән сарае район җитәкчеләрендә соклану уятты.
Бүгенге көндә 15 баш мөгезле эре терлекләре бар. Аларның 8е – савым сыерлар. Нияте – пай җирләрен рәсмиләштерү, терлекләр санын арттыру.
Николай Павловның да планнары зурдан. Иске Комазан авылында соңгы елларда буш торган элеккеге күмәк хуҗалыкның ике терлекчелек бинасының берсен алырга теләк белдерде ул.
Хәзерге вакытта аның крестьян-фермерлык хуҗалыгында 90нан артык баш мөгезле эре терлек, ике йөз чамасы дуңгыз исәпләнелә, 290 гектар җире бар. Җир эшкәртү, игеннәрне һәм терлек азыкларын җыю өчен кирәкле булган берничә техникасы, авыл хуҗалыгы машинасы бар. Моннан тыш Николай Павлов туган төбәгендә изге гамәлләр белән дә шөгыльләнә.
Дүсмәттән Айдар Миннеханов бүгенге кризистан курыкмыйча эшчәнлеген киңәйтергә җыена. Хәзерге вакытта каралты-курасында алты сыеры, дүрт үгезе бар. Ике үгезен җәй көне авыл көтүенә әзерли. Аның төп шөгыле – берничә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыю.
Югарыда телгә алынган патриотлардан тыш, җирлектәге авылларда дистәләрчә кеше күпләп маллар асрыйлар, умарталар тоталар, үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр, яшелчәләр үстерәләр, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр.