Соколка авылы тирәсеннән Түбән Камага Чулман аша күпер салыначагы турында хәбәр иткән идек инде.

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Соколка авылы тирәсеннән Түбән Камага  Чулман аша күпер салыначагы турында хәбәр иткән идек инде. Боз урыныннан кузгалырга тора. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары да бар икән. Әлеге күпер Соколка төбәгендәге тормышны җанландырыр, тамырдан үзгәртер иде.  

Бу атнада район башлыгы Анатолий Иванов Соколка авыл җирлегендә дә булып кайтты. Сәфәре кысаларында чиркәү төзелеше белән дә танышты ул. Билгеле булганча, биредә эшләр күренекле якташлары акчасына башкарыла.

Элеккеге чәсәүнә урынында менә дигән, ике гөмбәзле, колокольнялы чиркәү пәйда булачак. Биредә инде шактый суммадагы эшләр башкарылган. Гыйбадәтханә 20 миллион сумга төшәр дип көтелә.

Авылдагы 372 шәхси хуҗалыкның 22сендә генә мөгезле эре терлек санала. Аларның саны нибары 113. Шуларның 61е – савым сыерлар. Җирлек җитәкчесе Газинур Әскәров сүзләренә караганда, аларның баш саны бер ел эчендә 10га арткан.

Яңа Закамский бистәсеннән сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче Анжела Нарыжнаяның крестьян-фермерлык хуҗалыгы турында шулай ук сөйләгән идек инде. Чандыр гәүдәле, 44 яшьлек бу ханымга сокланмый мөмкин түгел. Аның сарыклары тотыла торган абзарлар, техника саклау урыннары, гаиләсе яши торган йортына да сокланмыйча карау мөмкин түгел. Иртә таңнан кичкәчә эшләгәннән соң ял итәр өчен бакчасында юрта да корып куйганнар алар.

Халык белән булган очрашу вакытының яртысыннан күбесе су проблемасына багышланды. 2013нче елга чаклы Соколка, Грахань, Соколка урманчылыгында бу проблема кискен торган. Җирлек территориясендәге авылларда бер фазалы насослар гына урнаштырылган була. 2013нче елның җәендә Граханьда өч фазалы насос, комплектлаучы җиһазлар алыштырылгач, автомат куелгач эшләр җайланган. Су башнясы әйләндереп алынган. Район башлыгы белән булган очрашу көнне граханьлылар су белән проблема юклыгын белдерделәр. Соколканың Тау өлешендәге башняга чаклы 1 километр озынлыкта өч фазалы линия сузыла. “Биредә дә су белән проблема юк хәзер“, – ди җирлек башлыгы Газинур Әскәров. Узган ел ноябрь аенда Целинадагы башня янында скважина казыта башлаган булганнар. Суыклар башлану сәбәпле, бу эш туктатылган. Кирәкле насос, комплектлаучы җиһазлар, автомат алып кайтылган инде. Быел апрель аенда эшләрне төгәлләргә уйлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International