Мамадыш районы Урманчы авылында гомер итүче тыл ветераны Елизавета Гуминская 90-яшьлек юбилеен каршы алды

2015 елның 6 феврале, җомга

Мамадыш районы Урманчы авылында гомер итүче тыл ветераны Елизавета Гуминская 5 нче февральдә үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Бәхетле юбилярны туган көне белн авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Илмира Мөгминова тәбрикләде.

Елизавета Григорий кызы 12 балалы ишле гаиләдә туган. 4 класслы мәктпне тәмамлаганнан соң басуга эшкә чыга. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Ул елларда төрледән төрле эш башкарырга туры килә. Казанга китеп окоп казу, урман аудару җиңелләрдән булмый.

1952 нче елда Елзавета Владимир исемле егеткә кияүгә чыга. Аның белән тату гына 23 ел бергә гомер итәләр. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 8 онык, 8 оныкчыкка куанып яши Елизавета әби.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International