Мамадыш райны Урта Кирмән авылында гомер итүче Әхмәтҗановлар гаиләсе тимер туйларын каршы алдылар

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

      Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Әхмәтҗановлар гаиләсендә зур бәйрәм. Аларның пар канат булып бергә гомер итүләренә 2 нче февральдә  65 ел тулды. Бәхетле гаиләне тимер туйлары белән район җитәкчелеге дә, авыл Советы да тәбрикләде.

Район җитәкчелеге эш сәфәрләре кысаларында Әхмәтҗановлар гаиләсендә булдылар.   Файзрахман абый Бөек Ватан сугышы ветераны, кунакларга үзенең  яу кырында күргәннәре хакында озаклап  сөйләде.  Авылның иң абруйлы егете 121 нче укчы полкта пулеметчик булып хезмәт итә.  «За оборону Сталинграда», «За оборону Ленинграда» медальләре белән бүләкләнә.   

 Алия апа да тыл ветераны. “Күрде инде безнең башлар.  Инде андый сугышларны, андый михнәтләрне балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын дип Ходайдан сорыйм “- ди ул.  Әхмәтҗановлар гаиләсе ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта алар уллары Рәис тәрбиясендә гомер итәләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International