1нче февраль, якшәмбе көнне, Мамадыш шәһәренең “Әхмәт Ясәви” мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов җитәкчелегендәге бер төркем мөселманнар Кукмара районына экскурсиягә барып кайттылар. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек делегация иң элек Кукмара мәдрәсәсенә килеп, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты.