Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Кисәк килгән бәла куркыныч.
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Дүшәмбе көнне төштән соң башланган давыл районыбызга да шактый бәлаләр салырга өлгерде.
Җил шул кадәр көчле булды ки, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарындагы, басулардагы электр баганарын сындырды, линияләрне өзде, өй һәм лапас түбәләрендәге шиферларны, калайларны очырды. Гадәттә мондый давыллар безнең якларда җәй көннәрендә була торган иде. Давылның беренче дулкыны узуга район электр челтәрләре предприятиесенең диспетчерлык пунктына Мамадыштан һәм авыллардан өзеклекләр турында хәбәрләр килә башлый. Кайбер урыннарда ут булмауның сәбәбе фидерларда автоматларның электрны өзүләре генә сәбәпче булса, линияләрнең өзелү, алар өстенә агачлар төшү очраклары да ачыклана башлый. Дежур бригадалар ашыгыч рәвештә авылларга, басуларга чыгып китә. Аларның көче генә җитмәячәге ачыклангач, ялдагы электрчыларны да чакыралар. Кукмара электрчылары да ярдәмгә килеп җитә. Шулай итеп, район территориясендә ун бригада эшли башлый.
–Красная Горканың бөтен урамнарында да ут сүнгән иде. Төнгә Заречная урамында гына өзеклек калды. Анда өч багана ауган булып чыкты. Соколка юнәлешендә дә басудага баганалар авуы, агач төшеп линия өзелүе ачыкланды. Бригадаларыбыз ул юнәлештә дүшәмбе көнне дә, сишәмбедә дә эшләделәр,–ди район электр челтәрләре начальнигы Рафаил Абдрахманов.
Буран юлларны күмеп китмәсен өчен, федераль трассага һәм район юлларына “Татавтодор“ филиалының 28 техникасы чыгарылган. Алар төне буе эшләгәннәр.
–Гадәти көннәрдә юлларда 22 техникабыз була торган иде,–ди филиал директоры Виктор Кузнецов.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары өчен дә тагын бер кат сынау төн булган 2нче февраль. Авыр йөк автомобильләре “бөкеләр“ китереп чыгармасыннар өчен, кичке 7дә аларның хәрәкәте туктатылган. Аларга иртәнге якта гына кузгалырга рөхсәт биргәннәр. Ә җиңел автомобильләр хәрәкәте дәвам иткән. Юллардан район үзәк хастаханәсенә бер генә авыру да китерелмәгән.
Көчле җил кыска ялганышлар да китереп чыгарырга мөмкин иде. Район гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Анатолий Маслов сүзләренә караганда, шәһәрдә һәм районда (Аллага шөкер) янгын очраклары теркәлмәгән.
Ә өй һәм абзар түбәләре зыян күреп иминиятчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр шактый.
–Сишәмбе көнне иртән үк агентларыбыз Олыязда – биш, Красная Горкада – өч, Кече Кирмәндә ике хуҗалык зыян күрүен хәбәр итә башладылар. Кыска гына вакыт эчендә кырыклап клиентыбызга ярдәм кирәк булуы ачыкланды. Кече Кирмәндә бер йортның кирпечтән ясалган түбә кыегы җимерелгән. Алар тагын да күбрәк булырга мөмкин. Килгән зыяннарның күләмнәрен ачыклыйбыз. Иминият ярдәмнәре күрсәтеләчәк,–диде “Россгострах-Татарстан- филиалы директоры Гыйлемхан Сәләхов.
Темага
Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2нче февральдә узган утырышында республикада “Буран“ операциясе игълан ителде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров тагын ике көн дәвамында Татарстанның төрле районнарында начар һава торышы шартлары сакланачагын, кайбер районнарда көн дәвамында җилнең секундына 22 метрдан 28 метрга кадәр көчәюен хәбәр итә.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз