Йөрәкләре аша уздырып.

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Район үзәк балалар китапханәсендә “Җиңү бәясе“ конкурсының икенче туры узды.
 
Бу юлы конкурста катнашучы укучылар узган гасырның илленче-туксанынчы еллары шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләргә тиешләр иде. Укучылар рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләре белән бер рәттән үзебезнең Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи кебек шагыйрьләребезнекен дә өйрәнгәннәр.
 
Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Яна Арбузова, Эльмира Хуҗиәхмәтова, 2нче лицейдан Мария Квасникова, Алмаз Хәкимуллин, 4нче мәктәптән Рамазан Корбанов белән Павел Якимов башкалардан шигырьләрнең мәгънәсен тоеп, аеруча сәнгатьле итеп сөйли белүләре белән аерылып тордылар. Ике укучы республика конкурсында да катнашачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International