2015 нче елның 2 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2015 нче елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын барлыгы 9 гаилә тулыландырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде. Шулай ук аналарны 2015 нче елның 1 гыйнвареннән сертификат күләменең 453 меңгә кадәр арту хәбәре белән сөендерде.
Тантанада Яр Чаллы шәһәренән дә зур кунак - “Автоградбанк” вәкиле, 20 нче номерлы өстәмә офис җитәкчесе, ипотека буенча кредитлау экономисты Резидә Әнвәр кызы Хөснетдинова катнашты.
ГХАТ бүлеге баш блгече Фәния Гаязова яшь аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, районда икенче һәм күбрәк балалар туу күрсәткечләренең артуын искәртте.