Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Якты нур калды йөрәктә
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Авылыбыз халкы Мәскүрә һәм Фасил Хөснуллиннарны, аларның гаиләсен һәрвакыт чиксез зур хөрмәт белән искә ала. Бу истәлекләребез Фасил Хөснулла улына, аларның мәрхүм булган балаларына, оныгына дога булып барсын иде.
Узган гасырның сиксәненче елларында хезмәт сөючән авыл халкын ял иттерү, бәйрәмнәр оештыру нигездә мәктәп коллективы җилкәсенә төшә иде. Бу эшләрнең үзәгендә мәктәп директоры Фасил Хөснуллович белән аның җәмәгате Мәскүрә Габделхаевна булдылар. Колхозның партия оешмасы секретаре буларак, мин һәрвакыт аларга таяндым. Фасил Хөснуллович, тәбәнәгрәк буйлы булса да, бик чибәр, чын интеллегент кыяфәтле, үзенә тартып тора торган кеше иде. Шуның өстенә ул бик яхшы баянчы, ә кулына тальян гармун алса, уйнавына сокланмаган кеше калмый иде. Ә Мәскүрә Габделхаевна – шундый чибәр, кызлар кебек нәфис гәүдәле, ачык чырайлы хатын. Ул бик җиңел бии, йомшак моңлы тавыш белән җырлый, икесе дә профессиональ артистлардан бер дә ким түгел иде. Алар белән берлектә һәр елны ике-өч спектакль, концерт әзерләп халкыбызга күрсәттек. Аларда безнең белән бергә тормыш иптәшем Флера, дистәләгән авылдашларым да катнашты. Бөек Җиңүнең 35 еллыгына багышлап районда оештырылган конкурста коллективыбыз, “Ул кайтты“ драмасын куеп, беренче урынны алды һәм ул чор өчен зур бүләк – музыкаль үзәккә лаек булды. Анда төп рольләрдә Фасил Хөснуллович, Мәскүрә Габделхаевна һәм мин уйнадык. Спектакльләр-концертларыбызны күрше-тирә авылларда да куя идек. Бу вакытта төрле хәлләргә дә юлыкканыбыз булды.
Үзебезнең Катмышта спектакль куябыз. Сценарий буенча, Фасил Хөснуллович, бер үзе бандитны тоткарларга тырышканда, тегесе аны атып үтерергә, шулвакытта мин кешеләр белән кереп җитеп, бандитны тотарга тиеш идек. Бандит булып яңа гына мәктәпкә физкультура укытырга килгән яшь егет уйный, аның кулында старт пистолеты. Бервакыт аткан тавыш ишетелде, без йөгереп сәхнәгә чыктык. Фасил Хөснуллович идәндә ята. Бандитны тоткарлавы авыр булмады, чөнки ул ап-ак булып басып тора иде. Фасил Хөснуллович яткан урында зур гына кан табы барлыкка килгән. Минем башка: “болар бигрәк тырышканнар, хәтта кызыл буяу да кулланганнар“,–дигән уй килде. Халык алкышлап кул чаба, без тамашачыга баш ияргә тиешбез. Ә Фасил Хөснуллович һаман тормый. Ниһаять, ул да торып басты, ни өчендер бер кулын кысып тоткан. Ә кулыннан кан тама. Чынлыкта, корал өчен көрәш вакытында, “бандитыбыз“ ялгыш аның кулына атып җәрәхәтләгән икән. Бәхеткә каршы, ярасы бик куркыныч булмады, кулы тиз төзәлде.
Күрше авылларга йөргән вакытта безне бик җылы каршылыйлар, кешеләрнең хөрмәтен һәрвакыт тоя идек. Түбән Сон авылына спектакль белән төштек. Уйнавыбызны халык бик ошатты, декорацияләребезне җыеп кайтырга әзерләндек. Машинабыз кузгалганчы, басмабызга ике-өч егет менеп бастылар. Алар: “Кайтмый торыгыз, хәзер безгә барабыз, сезне көтәләр,“–диделәр. Без шикләнеп куйдык. Никадәр генә китәргә тырышсак та, тегеләр безне җибәрмәделәр. Ризалашырга туры килде. Шулай итеп, без ветфельдшер Зәки абый һәм Рая апалар йортына барып кердек. Анда чынлап та тәмле бөккәннәр пешереп көтеп торганнар. Үзебезнең запасыбызны да кушкач, гаҗәеп мул табын барлыкка илде. Фасил Хөснуллович гел үзе белән йөрткән баянын, гармунын алып керде. Зәки абый да бик яхшы гармунчы булып чыкты, ул да тальяны белән кушылды. Гармун моңнарын ишетеп, күрше-күлән кереп тулды, җыр-бию китте. Шулай итеп, таңга кадәр бәйрәм ясап кайтып киттек.
Югары Сон авылына бер дә барган юк иде. Киңәштек тә, шунда киттек. Барып керсәк, мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Сәхнәгә менсәк, бөтенләй югалып калдык. Ул шундый зур–үзе генә дә безнең авыл клубы кадәр. Кечкенә сәхнәгә әзерләнгән декорациябез монда бөтенләй яраксыз иде. Уйладык-уйладык та, спектакльне куймыйча кайтып китәргә булдык. Шуны ишетеп, сәхнәгә кешеләр менеп тулды. Авыл яшьләре үзләренең безгә яраклы декорацияләрен корып куйдылар. Хәтта билетларны да үзләре сатып, акчасын безгә китереп бирделәр. Халыкның җылысын тоеп, бик күтәренке күңел белән уйнадык. Гомер буе бухгалтер булып эшләгән Рәкыйп абый белән Рәйсә апа үзләренә кунакка чакырдылар. Анда да Фасил Хөснуллович үзенең гармуны, баяны белән табын үзәгендә, коллективыбызның көзгесе булды.Хөснуллиннар гаиләсе белән бәйле якты истәлекләрем чиксез күп. Без һәрвакыт бергә, аерылмас дуслар булдык. Мәскүрә Габделхаевна белән күрешкәндә дә шул көннәребезне сагынып, иң бәхетле елларыбыз, дип искә алабыз.
Рашат Бакиров,
Катмыш авылы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз