Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Алтын баганам
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Чын мөселман гаиләсе яши шәһәребездә. Ул – Әлфирә абыстай белән районыбызның мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевлар.
Чувашиянең Батыр районы, Шыгырдан авылы кызы, шәфкать туташы Әлфирә Максуд кызы белән Мамадыш районының, Яңа Комазан егете Илһам Хатиф улы Ульяновскта танышалар. “Идел таңнары” ансамблендә җырлап йөргәндә бер-берсенә күзләре төшә. Гаилә корып җибәрәләр. Дин тыелган чакта тәрбия алган балалар туксанынчы ел башларында шәригать гыйлемнәрен үзләштерәләр.
“Бер генә кешене туры юлга, һидаят юлына бастырсаң да—җәһәннәм уты хәрам була, җәннәт хәләл була”,—дигән сүзләр бар Коръәндә.
1995нче елның декабрь аенда Яңа Комазанга кайтып төпләнәләр. Илһам хәзрәт туган авылында имам-хатыйб булып эшли башлый. дини белемгә ия булган күркәм холыклы, ягымлы, кешеләргә ярдәмчел, уңган хәләл җефете Әлфирә абыстай белән кешеләрне дингә өнди башлыйлар. Ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Мәсгуть Әһлиев та–рухи һәм дини тәрбия өчен җан атып йөрүче кеше. Бергә киңәшләшеп, мәчет урыны сайлана. Тиз арада Аллаһ йорты төзелә. Әлфирә абыстай өлкән яшьтәге әбиләргә һәм укучы балаларга гарәп хәрефләрен өйрәтеп, тәҗвид кагыйдәләре белән таныштыра. Шул ук вакытта Вахит, Ямаш, Шәдче авылларына йөреп гыйлем бирә
. Хәзерге вакытта Әхмәт Ясәви мәчетендә хезмәт куючы Рәсимә абыстай: “Алар һәрбер дини бәйрәмне сабыйлар белән бергә мәчеттә мәҗлес оештырып үткәрәләр. Әби-апалар бәлешләрен, тәм-томнарын әзерләп киләләр. Бәйрәм кичәсендә конкурслар оештырыла, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Өлкәннәр дә, балалар да канәгать кала. Илһам хәзрәт курайда уйный, абыстае тыпырдатып биеп тә ала иде”, – дип искә ала.
Язмыш сынаулары да сагалап торган. Яңа Комазанда йорты яна. 2003нче елда Мамадышка күченәләр. Төпләнеп яши башлагач, тормышлары хәйран гына түгәрәкләнә. шәһәребездә гүзәл, гөлбакчаклы йорт аларныкы. Хәзрәт–мөхтәсиб, абыстай район мөслимәләр шурасы рәисе итеп сайлап куела.
Бу гаиләнең төп максаты—бүгенге көндә дин белән тормышның аерылгысыз, бөек чынбарлык икәнен халыкка төшендерү һәм шулай яшәү. Мине аларның хезмәттән тәм табып, илһам алып яшәве сокландыра. Мөхтәсибнең эше күпкырлы: мәчетләр эшчәнлеген җайга салу, халыкны саф, пакь динебезгә тарту—барысы да аның җилкәсендә. Районыбызда барлыгы 55 мәхәллә бар. Район киңлекләрендә азан яңгырый. Биш вакыт намаз башкарыла, дәресләр укытыла, вәгазь кичәләре, бәйрәмнәр уздырыла. Фани дөньяда динне һәм хезмәтне янәшә куйган гаилә чыгышлары тыңлана.
Тату пар, күпләргә үрнәк булырлык бу матур гаиләнең бер-берсенә хөрмәтләп: “Җаным”, “Алтыным” дип эндәшүләренә кадәр соклангыч!
Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Бала үз бәхете һәм үз ризыгы белән дөньяга килә: “Ничек ашатырбыз, ничек үстерербез”,–дип, күп әниләр бер яки ике бала гына алып кайталар. Без бит ризык бирүче түгел. Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә, без булган ризыкны кулланучы гына”,–ди.
Әлфирә абыстай–соклангыч хуҗабикә. Аларның хәзер алты балалары бар.
Дин юлына аяк баскан Миннегалиевлар кебек матур гаиләләр Мамадышыбызда тагын да ишәйсә иде.
Аллаһы Тәгалә узган ел 6нчы ноябрьдә үзебезгә дә хәсрәтнең иң олысын бирде. Карап торган улыбыз Рәмисне фаҗигале үлем арабыздан алып китте. Шушындый авырлык һәрбер гаиләгә, һәрбер кешегә килә, берәү дә моннан кача алмый. Җаныбыз бәргәләнгән вакытта Илһам хәзрәт безгә мондый вәгазь сөйләде.
Гомеребез буе кемнедер каршы алабыз, кемнедер озатабыз... иң авыр вакытта, безнең төп бурычыбыз–вафат булган кешенең җанын куркытмау. Чөнки җаннар юкка чыкмый, алар исәннәр һәм бар нәрсәне ишетеп, вә тыңлап торалар. Бакый дөньяга көн саен йөри торган булсак, ул безнең өчен бер дә куркыныч урын булмас иде. Ләкин, ахирәткә баруыбыз фәкать бер генә мәртәбә була. Шуңа да, киләчәктә аның белән нәрсәләр булыр дип мәет бик нык курка. Әгәр дә үле гәүдә кырыенда үкси-үкси елый башласак, вафат булган туганыбызны куркытып, аңа тагын да зуррак авырлык китерергә мөмкинбез.
Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе вә салаватлары булсын) баласы вафат булган хатын янына килеп аны юатты:
–Курык Аллаһыдан (артык елама), сабыр ит, –дип.
Теге хатын аны пәйгамбәр икәнен танымыйча:
–Сөйләмә! Синең балаң түгел, минеке үлде,–дип каты җавап кайтара.
Әмма, соңыннан аңа кем белән сөйләшкәнен аңлаталар һәм ул хатасын танып кире Аллаһының расүле янына килеп гафу сорый.
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз