Үзәк мәчеттә вазаг кичәсе.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Үзәк мәчеттә вазаг кичәсе. Бу атнада Әхтәт Ясави мәчетет имамы Нурислам хәзрәт “Изгелек бәләдән коткара” дигән темага вәгаз сөйлиячәк. 29 гыйнвар, ястү намазыннан соң 18.00 дә башлана.

Вәгаз кичәләре халыкка динебезнең  асыл кыйммәтләрен ирештерү өчен, әдәпле әхлаклы буын тәрбияләп  чын бәхет төшенчәсен аңлап, туганлык, дуслык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларга ия булган җәмгыять булып яшәргә ярдәм итсә иде дигән максатны күздә тотып оештырыла.

“Шуңа күрә кем булуыбызга карамастан олы  яшьтәме, кече яшьтәме,хатын-кыз мы син, ир атмы, динебезнең кыйммәтләренә битараф булмаган һәркемне вәгаз кичәләренә чакырып калабыз”, диләр үзәк мәчеттә.

 Шулай ук үзебезне борчыган сорауларга да динебез күзлегеннән җаваплар ала алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International