Мамадышта иң матур җимлек өчен тавыш бирделәр.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Мамадышта иң матур җимлек өчен тавыш бирделәр. “Кошлар шәһәре“ дип исемләнгән конкурс төгәлләнде. Бәйге мәктәп укучылары арасында уза.

Әлеге эшләрнең барысы да балаларның иҗат җимешләре. Берсеннән-берсе матурырак булган җимлекләрне укучылар район конкурсы өчен әзерләгән. Балалар һәм яшүсмерләр йорты тарафыннан игълан ителгән “Кошлар шәһәре“ бәйгесе 2 этаптан гыйбарәт иде. 18нче декабрьдән 14нче гыйнварга кадәр иң матур җимлекләрне мәктәпләрдә ачыкладылар. Тавыш бирү 3 яшь категориясе буенча узган: 1нчедән-4нче сыйныфка кадәргеләр, 5-8нче сыйныфлар һәм өлкән класслар. Бәйгенең тәүге этабында 100 якын бала катнашкан.

19-21 гыйнвар көннәрендә эшләрне йомгаклау этабына кабул итеп алдылар. Иң яхшы дип табылган җимлекләрдән бу атнада күргәзмә әзерләнде. Ул район мәдәният йорты фойесында урын алган иде. Залның бер ягында “Үзенчәлекле“ номинациясендә катнашучы эшләр урын алган булса, икенче якка “Стандарт“ төркеменә караучы җимлекләр куелды.

Аны тамаша кылырга килүчеләр үзләренә ошаган эшләр өчен тавыш бирделәр. 1нче санлы мәктәп волонтерлары һәркемгә икешәр карточка өләште. Аларны һәр номинациядәге берәр җимлек турына куярга кирәк иде. Эшләрнең авторлары хакында мәгълүмат яшерелде. Бу- гадел бәя бирелсен өчен шулай эшләнә. Соңыннан карточкалар санына карап, баллар куелды. Нәтиҗәләрен киләсе атнада хәбәр итәчәкләр. Иң яхшы иҗат җимеше авторы гран-при бүләгенә лаек була.

“Кошлар шәһәре“ дип исемләнгән район конкурсы республикада игълан ителгән парклар һәм скверлар елы кысаларында оештырылган. Бу җимлекләрне киләчәктә Мамадыш урамнарындагы агачларда күреп булачак. Теләүчеләргә сатып та бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International