2014 елда Мамадыш районы газ эксплуатацияләү хезмәтенә 436 хәвеф турында гариза кергән, тәүлек буе кизүдә уяу торучы авария-диспетчырлык хезмәте аларны вакытында локализацияләгән. Барлык газ объектларының да техник халәте даими тикшерелеп, үзвакытында ремонтлана. “Газпром трансгаз Казан“ җәмгыятенең Алабугагаз эксплуатацияләү производство идарәсе Мамадыш районы газ эксплуатацияләү хезмәте һәм “Мамадышгазтөзү“ җәмгыяте коллективлары, район башлыгы Анатолий Иванов катнашында, үткән ел йомгакларын анализладылар, проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, киләчәккә планнар билгеләнде. Төп долад белән чыгыш ясаган Мамадыш районы газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Нияз Ганиев әйтүенчә, коллективта 107 кеше эшли. 1210 километр озынлыктагы газүткәргечкә хезмәт күрсәтәләр. Районыбызда газ көйләү пунктлары саны – 224, коммуналь-көнкүреш объектлары – 452. Газлаштырылган 16293 фатир һәм торак йорт, 14 сәнәгать предприятиесе бар. Челтәрле газны реализацияләгән өчен - 108,6, халыкка техник хезмәт күрсәткән өчен - 6, сәнәгать предприятиеләренә хезмәт күрсәткән өчен 1,7 миллион сум акча җыелган. Узган ел газ хуҗалыгы объектларын ремонтлауга 4 миллион 120 мең сум акча тотылган.
“Без, газчылар, районыбыз буйлап хәвефсез газ йөгерсен өчен кулыбыздан килгән бар нәрсәне дә башкарабыз. Коллективыбыз бик тату, бердәм, тырыш. Һәркемне лаеклы хезмәт хакы, ташламалар белән тәэмин итәргә омтылабыз. Гыйнвар аенда хезмәт хаклары 6 процентка артуы көтелә”,- диде Нияз Ганиев.
Коллективның төп бурычы – районыбыздагы газ челтәрләрен эксплуатацияләү, торак йортларның, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать кулланучыларының газ җиһазларына хезмәт күрсәтү, ремонтлау, газның өзеклексез һәм хәвефсез килүен тәэмин итү. Аның базасында авария-диспетчырлык, җир асты газүткәргечләренә, йортлар эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм газ режимы бүлекләре эшләп килә. Түбән Тәкәнештә һәм Кама урман хуҗалыгы бистәсендә газ участоклары бар. Узган ел аларга 436 хәвеф турында гариза кергән, тәүлек буе кизүдә уяу торучы авария-диспетчырлык хезмәте аларны локализацияләгән. Газ объектларының техник халәте даими тикшерелеп, үзвакытында ремонтлана.
“Мамадышны алга таба үстерү, шәһәребездә производство предприятиеләре ачу өчен “газ мәсьәләсен“ хәл итү беренче чираттагы бурыч”,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Соңыннан җитәкче коллективның хезмәт алдынгыларын бүләкләде.