Мамадыш районында Бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны 6 тапкырга арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсеннән хәбәр итәләр. Әмма бүгенге көндә хафаланырга кирәкми. Табиблар хәлне стабиль дип бәялиләр. ГЛПС диагнозы куелучылар үз вакытында дәвалану курсы алган. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә тычкан авыруыннан ике кеше дәвалана.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) – табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Циклы дәвамлылык, агулану синдромы, бизгәк , геморрагик күренешләр һәм бөер җитешсезлеге белән характерлана. ГЛПС белән авыруның кискенлеге табигый участокларның эпизоотик активлыгына, йогышлы авыру учакларында авыру кузгатучыны халыкның йоктыру ешлыгына бәйле. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыру дәрәҗәсенең югарылыгы тычкансыман кимерүчеләр санының үсешенә бәйләнгән, вирусның төп резервуары булып җирән кыр тычканы (рыжая полевка) тора. Авыру йоктырган кимерүчеләр вирусны әйләнә-тирәгә селәгәй, сидек, бүлендекләр белән тараталар.
«Кешенең ГЛПС йоктыруының төп юлы булып һава-тамчы һәм һава-тузан юлы тора, бу вакытта җәнлекләрнең биологик бүлендекләрендә булган авыру кузгатучы аэрозоль сыйфатында өске сулыш юллары аша кешенең үпкәләренә эләгә, ә соңыннан кан белән башка органнарга һәм тукымаларга. Кешедән-кешегә инфекция күчми»,- ди Асия Камалова.
2013 елда Мамадыш районында геморрагик бизгәкнең 9 очрагы теркәлде. Узган елның 8 аенда 8 очрак булса, бер сентябрь аенда гына да 7 очрак искәртелә.
“Узган ел башыннан алып, 15нче декабрьгә кадәр ГЛПСның 42 очрагы теркәлде. 24нче ноябрьдән 26нчы декабрьгә кадәр генә дә Пристань-Берсут мәктәбеннән 9 укучы һәм укытучы район үзәк хастаханәсенә салынды. Боларга Новый бистәсеннән тагын ике кеше өстәлде. 31нче декабрьдән әлеге диагноз Гришкино авылының 7 кешесенә куелды. Бу ике торак пунктта хәл гадәттән тыш дип каралды”,- ди Асия Камалова.
Бөер синдромлы бизгәк авыруы авыр һәм куркыныч авыру, ул вак кан тамырларын, бөерне , үпкәне һәм башка органнарны зарарлый. Әйтергә кирәк, ул кешедән кешегә йокмый.
ГЛПСны булдырмауның төп ысулы- тычкансыман кимерүчеләрне юк итү. Моннан тыш, кимерүчеләр үтеп керүгә һәм яшәүгә шартларны булдырмау максатларында йортларда, корылмаларда санитар-техник чараларны уздыру зарур, юеш җыештыру вакытында рөхсәт ителгән дезинфекция чараларыннан һәм өске сулыш юлларын шәхси саклану чараларыннан файдаланырга кирәк.
Белгечләр һәм табиблар әйткән чараларны юридик һәм физик затларның үтәве бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруының таралуын кисәтергә, районыбыз территориясендә авыруның табигый учакларының активлыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк.