Район үзәк китапханәсендә әдәби очрашулар башланып китте

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Район үзәк китапханәсендә әдәби очрашулар башланып китте. Мондый чаралар юбиляр, якташ язучылар иҗатына багышлана һәм алар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үтәчәк. Әлеге кичәләр Әдәбият елы кысаларында оештырыла.

Әдәби очрашуларның беренчесе “Мин шигырьдә калам“ исеме астында үтте. Ул озак еллар мәктәптә татар теле укыткан, балалар күңелендә телгә мәхәббәт уятучы, олы хөрмәткә ия мөгаллимә, шагыйрә Гөлфәния Хаҗи кызы Габбасова иде. Аның хакында: “Ул күпкырлы талант иясе“,- дип сөйләделәр. Ә иң яраткан шөгыле- шигырь язу икән. Төрле темаларга язылган әсәрләре һәркемнең күңелендә урын алырлык.

Гөлфия Габбасова 1952нче елда Балык Бистәсе районы Тяб-Чаллы авылында гаиләдә 3нче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятендә белем ала. Аны юллама белән Катмыш мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Алга таба Алабуга мәдәният училищесында белемен дә үстерә әле ул. Бу уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Юллама белән Әгерҗе мәдәният йортына методист итеп билгелиләр.

1977нче елда Әгерҗе егете Камил белән гаилә коралар. 1992нче елдан героебыз яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый. 2 ул һәм 1 кыз үстерәләр.

Гөлфәния ханым бик матур итеп баянда да уйный икән. Мамадыш халык театры спектакльләрендә катнашкан. Әдәби бәйгеләрдән дә читтә калмый. Күп кенә мактау хатлары, дипломнары бар аның. Шагыйрә шулай ук чәчәкләр үстерергә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Аның эшләнмәләре күргәзмәләрдә урын алырлык.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International