“02“ хезмәте Грахань авылындагы янгын сәбәпләрен хәбәр итте.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

“02“ хезмәте Грахань авылындагы янгын сәбәпләрен хәбәр итте. Башта зыян күргән йортның хуҗасы турында мәгълүмат билгесез иде. 1960нчы елда туган ир затының үле гәүдәсе соңрак табыла. Аны күмер өемнәре арасыннан табып алалар. Хокук саклау органнарының беренчел тикшерүләре барышында инцедентның криминоген характерда булуы ачыклана. Полициянең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә 34 яшьлек Яр Чаллы кешесен тоткарлыйлар. Элек хөкемгә тартылган ир заты башта хуҗа белән спиртлы эчемлекләр куллануын, аннары аның белән тавышлануын, соңыннан ачуы чыгып пычак белән аның күкрәгенә кадавын таный. Җинаять эзен ул йорт хуҗасының үле гәүдәсен төргән простыняга ут төртеп, янгын чыгару юлы белән яшерергә ниятли. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International