1925 елның 20 гыйнварында Мамадыш районы Тубән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Сөләйманова Камилә Сөләйман кызы 20 нче гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шушы уңайдан Камилә әбигә Катмыш авыл жирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы һәм сәркәтиб Мирсатова Алсу Гараф кызы Россия Президентынын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хатын, район социаль яклау булеге исеменнән азык-төлек пакеты, авыл жирлеге башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.